Кышкы салкын кичтә күңелләргә җәй җылысы салдылар
Узган атна азагында һәм ял көннәрендә безне аномаль һава торышы сынады. Бериш көннәрне 30-35, төннәрен 40-42 градуска кадәр суытты. Шуңа да карамастан, районыбызның авыл мәдәният йортлары, клублар үзләренең эшчәнлекләрен туктатмадылар.
Киресенчә, республика программасы нигезендә төзелгән, төзекләндәрелгән җылы, якты, чиста һәм уңайлы мәдәният учакларында “Национальные достояние - “Милли хәзинә” дип исемләнгән халык фольклоры фестиваль конкурсы концертлары гөрләде. Мәсәлән, аның чираттагысы, сигезенче җирлек буларак, 8 декабрь көнне, Сауш авылы мәдәният йортында узды. Биредә Сауш авылы үзешчәннәре “Балага исем кушу” йоласын күрсәтсә, шармышлылар “Кәләштән туй фатасы салдыру” йоласын тәкъдим иттеләр. Болардан тыш, биредә тамашачылар “Хәзинә” керәшен фольклор ансамбле, “Березка” “Чулпылар” һәм “Дуслык” вокаль ансамбльләре, Рамил Касыймов җитәкчелегендәге гармунчылар ансамбле, гармунчы ханым Лера Хуҗинаның чыгышларын яратып карадылар, алкышларга күмделәр.
Исегезгә төшерәбез, “Национальные достояние - Милли хәзинә” халык фольклоры фестиваль конкурсы, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, агымдагы елның 24 августында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең 168 номерлы боерыгы нигезендә игълан ителгән иде.
Кышкы салкын кичтә күңелләргә җәй җылысы, җәй назы салган концерт турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев