Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Кышлату чоры бара

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 26 декабрьгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бүген районыбыз терлекчеләре тулаем 69 тонна сөт савып алуга ирешәләр. Бер сыерга күчереп исәпләгәндә 19,6 килограмм сөт туры килә.

 Әлеге күрсәткеч узган елгы шушы чор белән чагыштырганда 105 %ка  артыграк.

24 декабрь көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте һәм “Шәрәфиев Р.З.”.шәхси предприятиесенең терлекчелек комплексларында булып кышлатуның барышы белән танышып кайттык.

Исегезгә төшерәбез, “Алан” ширкәтендә базасында үз саву залы булган, 1000 баш савым сыерына исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелеп килә. Агымдагы елның июнь аенда шуның 500 баш сыер сыйдырышлы беренче торагы төзелеп файдалануга тапшырылды. Хәзер биредә 415 баш савым сыеры асрала. Алардан көн саен барлыгы 11 тонна сөт савып алына. Арада 35-36 килограмм сөт бирүче таналар да бар. Кагыйдә буларак яңа торакка тана-сыерлар гына кертелә. Таналарның 200 башы күрше Киров өлкәсеннән сатып алынса, калганнарын - хуҗалык үзе тәрбияләп үстергән. Ширкәт җитәкчесе Алмаз Фәсхетдинов белдергәнчә, декабрь аенда сыерларның 22 се ташланган.

Комплекста әлегәчә мәтәскәлеләр,  слесарь Рәшит Шәрипов, оператор егет Азат Вәләхмәтов, тагын бер оператор Заһир Кинжаев хезмәт куя. Азат бирегә данлыклы Әтнә аграр көллиятен тәмамлап эшкә килгән, татарча көрәш белән мавыга. Селекция эше белән шөгыльләнүче Рамилә Камалова да яшь белгеч, быел гына Саба аграр көллиятен тәмамлаган. Терлек азыгының сыйфатын һәм күләмен комплекс җитәкчесе, зоотехник Айдар Кәримов контрольдә тота. Аның миңа бәйнә-бәйә аңлатуынча, “раздой” төркемендәге сыерларның бер көнлек азыгы 380 сумга төшсә, “разгар”ныкы - 270, “спад”ныкы - 200 сумга чыга икән. Азык составына силос (20кг), сенаж (9кг), концентрат(10кг), соя (1,5 кг), рапс сыгынтысы (1,5 кг), арпа (7кг), сыра калдыгы (5кг) салам (1кг) кертелә. “Раздой” төркемендәге сыерларга 200 грамм исәбеннән глицерин да бирелә.  Сыерларның сәламәтлеге өчен мал табиблары - Сәйдәш Дәүләтшин белән Булат Сабирҗановлар җаваплы. Биредә тояк чиренә каршы көндәлек көрәш алып барыла, табиблар тарафыннан профилактик чаралар үткәрелә. Мисал өчен, саву залына үткәндә сыерлар  ике атнага бер тапкыр, чиратлаштырылып формалин, бакыр купоросы салынган савытлар аша узалар. Әлеге препаратлар тояктагы яраларны дезинфекцияли, яндыра, кипшертә. Моннан тыш, саву залына керү юлына урнаштырылган тояк кисү, чистарту машинасы хуҗалыкның заманга яраклашып яшәвен күрсәтә. Биредә терлекчеләр өчен киенү, ял итү, юыну, компьютер бүлмәләрен күреп хозурланасың, тәртипкә-чисталыкка сокланасың.

Исегезгә төшерәбез, төзелеш эшләрен Киров өлкәсеннән килгән җаваплылыгы чикләнгән “Приор+” ширкәте төзүчеләре башкарса,  әзер участокларга җиһазларны Удмуртия  Республикасының җаваплылыгы  чикләнгән “Агросистемы” ширкәте белгечләре монтажлады. “Приор+” ширкәте төзүчеләре биредә төзелеш эшләрен 2021 елдан ук башласа, (бу елда мәйданчык электр энергиясе белән тәэмин ителде, җир эшләре башкарылды, 2022 елда тирес агызу, саклау җайланмалары эшләнде, беренче торак белән саву залының нигезе салынды, комплекс биләмәсе койма белән әйләндереп алынды, 2023 елда газ, су китерелде беренче торак белән саву залының диварлары монтажланды), җиһазларны монтажлау эшенә җаваплылыгы чикләнгән “Агросистемы” ширкәте белгечләре  ел башыннан керешкәннәр иде. Подрядчы оешмалар вәгъдәләренә тугры булып чыктылар, алар июнь аенда  беренче торакка сыерлар кертеп бастыру, сыер саву мөмкинлеге тудыру өчен тырышлыкларын кызганмадылар. Көзен беренче торак алдына бетон мәйданчык эшләнде.

Әлеге подрядчы оешмалар Яңа 2025 елда икенче торак төзелешен дәвам итеп, җиһазларны монтажлап, җәй айларында аны кулланышка тапшырырга планлаштыралар. Моның өчен җәйге айларда металл конструкцияләр өчен чокыр-чынаяк урыннары эшләнде, арматуралар белән ныгытылды.  Язын монтажланачак металл конструкцияләрне бүген ширкәт төзүчеләре үзләрендә җыя.

Шунысы игътибарга лаек, җаваплылыгы чикләнгән “Приор+” ширкәте дирекциясе, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте җитәкчелеге белән тулысынча аңлашып эшли. Аларның мондый дустанә хезмәттәшлегенә район хакимияте, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе дә хәерхаклы. Алар подрядчының эшчәнлегеннән тулысынча канәгать. Районыбыз биләмәсендә төзелеш тармагында сыйфатлы һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып барганы өчен җаваплылыгы чикләнгән “Приор+” ширкәте хезмәт коллективы Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатына, ә ширкәт җитәкчесе  Мактау грамотасына лаек булды. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев