Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кытай календаре буенча 2024 ел – яшел агач Аждаһа елы

Аҗдаһа – көч, энергия, үзгәрү һәм үсеш символы, ә яшел төс – гармония һәм яңа тормыш билгесе.

Яшел агач Аждаһа елында дөньяны тиз һәм интенсив үсеш көтә, ул рухи һәм икътисади үсешне дә үз эченә алачак.

✔Кытай мәдәниятендә Аждаһа изге затлардан санала, аҗдаһа елы бары тик уңай үзгәрешләр генә китерә дип ышаналар алар. Аждаһа елында туган кешеләр дә иң бәхетлеләр һәм талантлылар дип санала. Алар гадәттә көчле, тәвәккәл һәм амбицияле.

🛡Аждаһа елы яңа эш һәм проектлар башлау, шулай ук инвестицияләр һәм финанс килешүләре өчен иң кулай вакыт булачак. 2024 елда башланган бизнес-проектлар киләчәктә бик яхшы үсеш алачак. Үзгәрешләр шәхесләр дәрәҗәсендә генә түгел, ә бөтен планета дәрәҗәсендә дә булачак.

🗣Аҗдаһа елы авырлыкларга һәм көтелмәгән үзгәрешләргә дә бай булачак, әмма бу кыенлыклар үсеш, үзгәрешләргә этәргеч бирәчәк.

🤲 Аллаһы тәгалә, кыенлыкларның без күтәрә алырдаен бирсен дә, яңа елларыбыз имин, тыныч, күңелле сөенечләргә бай булсын дип телик.

Татар ядкарьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев