Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кыяр үстерәләр, балык үрчетәләр…

Ярый әле бездә авыллар бар! Туфрагында эре бодайлары, болынында эскерт куеп үскән өлкәннәре, яшел чирәмдә уйнап үскән малайлары, кызлары белән авыл матур. Кайларда гына яшәсәк, эшләсәк тә, күңел авылга тартыла. Әмма бүген инде кайбер авыллар яшьләр белән кайнап тормый, кичке урамда тальян гармун моңнары да ишетелми. Тик шулай да авыл барыбер ямьле. Авыл халкының тормыш көнкүреш шартлары елдан ел яхшыра бар.

Әбде авыл җирлеге башлыгы Нияз Рәис улы Рахматуллинның нинди уй-хыяллар белән яшәве, җирлектәге проблемаларны ничек хәл итүләре турында фикер алыштык. Әлеге әңгәмәне, хөрмәтле укучыларыбыз, сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

- Нияз Рәисович, сезнең җирлектә дә күбрәк өлкән яшьтәгеләр гомер кичерә. Әңгәмәбезне шул хакта сөйләшүдән башлыйк әле.

- Әбде авыл җирлегенә Тактамыш, Ташлыяр һәм Әбде авыллары керә. Җирлегебездә 326 кеше гомер итә. Шуның 121 өлкән яшьтәгеләр, 35 балалар һәм 170е эш яшендәгеләр. Ни кызганыч, соңгы елларда сабыйлар тумый, яшьләребез туган төбәкләренә кайтабыз дип ашкынып тормый. Узган ел урта яшьләрдәге ике гаилә Әбде авылына кайтып төпләнде. Җәй айларында исә авылларыбыз балалар тавышыннан шау-гөр килеп тора.

- Республика программалары сезнең җирлектә ни дәрәҗәдә эшли?

- Күргәнегезчә, җирлегебезнең ике авылында да яңа фельдшерлык-акушерлык пункты сафка басты. Республика программасы нигезендә Әбде мәктәбенә ремонт үткәрелә башлады. Бүген биредә тулы көченә эш кайный. Әлеге бинада шулай ук авыл җирлеге, почта, китапханә һәм клуб урнашкан. Без моның өчен республика, район җитәкчеләренә олы рәхмәтлебез. Авылларны комплекслы үстерү программасы нигезендә 707 мең сумга Әбде авылында балалар мәйданчыгы урнаштыруга ирештек. Республика бәйгесендә катнашып откан 15000 мең сум акчага җирлекнең тракторына үлән чапкыч алып куйдык. Әлеге грант акчасы безгә авылның су проблемасын да хәл итәргә ярдәм итте. Үзара салым программасында 2014 елдан бирле катнашабыз. Быел да җирлектә яшәүчеләрнең барысы да акчаларын түләде. Үзарасалым программасы ярдәмендә юлларга вак таш түшәлә. Юл бар икән, димәк, халык өчен уңайлы. Әбде авылында алты урам бар, шуның 5се юллы. Җирлек халкы үзарасалым программасының әһәмиятен яхшы аңлый. Халык акчасы урам утларын, авыл юлларын тәртипкә тотуга, янгын гидрантлары алуга бүленә. Тактамыш авылында узган ел күперне ремонтладык. Быел үзарасалым акчасының бер өлешен 1980 елгы янгын сүндерү машинасын ремонтлауга, юлларны тәртипләргә, янгын гидрантлары алу өчен бүлдек. Сүз уңаеннан, җирлек халкына, әлеге эшләргә үз өлешләрен керткән өчен, олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Әбде авылы халкын су проблемасы борчый иде. 25 ел су булмаган Ксенофонтов урамындагы су проблемасын хәл иттек. Хәзер һәр йортта су бар. Алда әйткәнемчә, бу эшкә безнең грант акчасы да ярдәм итте. Яңа су башнясы алдык. Шулай ук үзарасалым программасы да бу эшне ахырына кадәр эшләп чыгарга мөмкинлек бирде.

Әбде авылында халык ничек яши, ничек кун күрә - бу хакта тулырак район газетасыннан таныша аласыз. 

Эльмира Котдусова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев