Кызлар - йолдызлар
464
0
Бу көннәрдә гел хатын-кызлар, аларның күркәм эшләре турында гына сөйләшәсе, язасы, алар адресына иң җылы сүзләр генә ирештерәсе килә. Өстәвенә, бу көннәрдә күңелләргә икеләтә бәйрәм рухы биреп, күктәге кояш та нурларын мулрак сибә, яктырак яна башлады.
Их!
Кичә генә февраль иде,
Бүген давыл кырга кар ташый;
Март аеның нечкә билле җиле
Сузылып ятып җиргә, кар ашый…
Нәкъ менә сөекле Такташыбыз язганча. Март аена да кердек. Тышта чалт аяз һава торышы. Табигать шулай шаяра, гүя кешеләрне үрти. Бер җылыта, бер суыта. Бер караганда, күктә алтын табактай кояш чыга, ул да түгел, күктәге яктылыкны соры пәрдә каплый. Әмма табигатьтәге бу үзгәрешләр һич тә чаңгыда шуарга, кышкы табигатьнең матурлыгы белән хозурланырга комачауламый. Әлеге рәсемдә сез районыбызның иң актив чаңгычы ханымнарын - Рәмзия Шәймәрдәнованы (район мәдәният йортында хезмәт куя), Гөлнара Мәүләвиева (район газ хуҗалыгыннан) һәм Наилә Бәдриеваны (Иске Җөри урта мәктәбендә эшли) күрәсез. Алар район күләмендә үткәрелгән чаңгы ярышларында актив катнашып кына калмыйлар, алдынгы урыннарны да яулыйлар. Шунысы хөрмәткә лаек, әлеге ханымнар якыннары, балалары күңелендә чаңгы спортына мәхәббәт уята беләләр. Балалары да үзләре кебек районкүләм чаңгы ярышларының призерлары булырга өлгерделәр. Алма агачыннан ерак төшми диюләре хактыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев