Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Кызлар тавы» турында истәлекләр

Теләче үзәк китапханәсе библиографы Әлфия Абдуллина истәлекләре

Туган җир... Туган авыл... Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый.

  Туган төбәгең турында уйлаганда аның тарихи үткәненә һәм байлыгына сокланасың. Якташларның бүгенге игелекле эшләренә сөенәсең.  Әлеге язмам авыл халкының, әби һәм әнинең буыннан-буынга сөйләнгән истәлекләреннән.

   Күкчә белән Тәмте авыллары арасында “Кызлар тавы” – дигән  тау бар. Тауда аллы-гөлле чәчәкләр, хуш исле җиләкләр үсә. Тау астында яшел болын җәерәп ята,ә болын янәшәсеннән “Тәмтебаш” елгасы, тау битеннән салкын чишмә челтерәп ага. Тау өстеннән Күкчә авылы күренеп тора.

   Элекке вакытта шушы “Кызлар тавы”нда Күкчә, Тәмте яшьләре җыелышып күңел ачканнар, “Зәлилә”, “Йөзек салыш”, “Гөлбану” түгәрәк уеннары уйнаганнар. Кызлар егетләр белән танышкан, үзләренә шунда сөйгән ярларын тапканнар.

   “Кызлар тавы” белән салкын чишмә арасында адаштыра торган урын булган -  аны “җенле урын” дип йөрткәннәр. Җәяүлеләрнең, ат белән кайтучыларның да кайберләре шул тирәдә адашкалаган. Алар бер тирәдә әйләнеп йөргәннәр дә йөргәннәр,  ләкин юлны тапмаганнар. Адашып йөргәндә күзләренә тәгәрәп килүче утлы шарлар да күренә торган булган. Адашкан юлчылар таң алдыннан гына юлны табып өйләренә кайта алган.

   Салкын чишмәдән юлчылар туктап су эчкәннәр, анда хәерләр куеп калдырганнар. Ул еллардан соң күп вакыйгалар узган, “Кызлар тауы” халык телендә генә калган, чишмә дә күмелеп бетә язган. Берничә ел элек шушы “Кызлар тауы”ның болынлыгын Күкчәдә туып үскән эшмәкәр - Зәйнетдинов Илдар Нурулла улы эшкәртеп, виктория җиләге үстерә башлады. Салкын чишмәне яңартып суын болынлыкка сузып күл ясады, күлендә балыклар үрчетә.

   “Кызлар тавы” җир җиләгенә, матур-матур чәчәкләргә бик бай. Тау өстендә чыршы, нарат агачлары үсә. Безне чолгап алган мохит - безнең хәзергебез һәм үткән тарихыбыз ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев