Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лаеклы ялга озаттылар

Яшьлек хыялларын тормышка ашырып һөнәр сайлаган, шушы һөнәренә кырык дистә елга якын гомерен багышлаган кешеләр күп түгелдер ул. Шундый фидакарь шәхесләрнең берсе - район мәдәниятен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән, бик күп егет-кызлар үзләренең остазлары санаган Гөлүсә Әсхәт кызы Әхмәтованы хезмәттәшләре лаеклы ялга озатты.

Гөлүсә Әсхәт  кызын озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре, дуслары  тәбрикләделәр, ә мәдәният бүлеге җитәкчесе  Даут Иксанов муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

- Матур итеп яшәргә, эшләргә алга таба да. Клуб юлын онытмагыз. Сез хезмәтегезне яратып, җиренә җиткереп башкарып эшегезнең чын остасы буларак райондашларыбыз арасында ихтирам казандыгыз, - диде ул, котлап.

Гөлүсә Әсхәт кызы Балыклы авылы кызы. 1982 елда Алан урта мәктәбен тәмамлагач Алабуга мәдәни-агарту училищесына укырга керә ул. Яшь белгечне, укып бетергәч, Тукай районына эшкә җибәрәләр. Бер ел эшләгәч кияүгә чыга. 10 ел Чистай шәһәрендә яши, ике баласы туа. 1996 елда аны язмыш туган якларына алып кайта. Мәгариф системасында да эшләп ала. 

Балыклы авылында үткән җылы чара хакында тулырак район газетасыннан укып таныша аласыз. 

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев