Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әлеге сугышта күп кенә якташларыбыз катнашты, шуларның берсе - Ксенофонтов Александр Кузьмич

1940 елның 12 мартында Мәскәүдә 1939 елның 30 ноябрендә башланган 105 көн дәвам иткән совет-фин сугышын тәмамлау турында килешүгә кул куелган.

Әлеге сугышта күп кенә якташларыбыз катнашты, ә шуларның берсе - Ксенофонтов Александр Кузьмич.

Пулеметчикның каһарманлыгы турында рәсми документтан: «В бою… 12 марта товарищ Ксенофонтов один под сильным огнем противника вынес на себе пулемет вперед пехоты и уничтожил огневые точки противника, дав возможность пехоте продвинуться дальше». Бу Ксенофонтов тормышында һәм Финляндиядә Казан дивизиясе частьләренең Сугыш тарихында соңгы көрәш була. 13 мартта бер тәүлек үткәннән соң авыр яраланган пулеметчы госпитальдә вафат була. Александр Кузьмич үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Герой истәлегенә 14 март көнне Әбде авыл китапханәсендә мәктәп укучыларына хәтер дәресе үткәрелде, «Сердцем прикоснись к подвигу»  дип исемләнгән презентация күрсәтелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев