Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Легендар көрәшче истәлегенә

Бүген, ягъни 29 октябрь көнне, “Батыр” спорт комплексында үз чорының легендар көрәшчесе, республикабызның атказанган спорт остасы Наил Габдрахман улы Хәмидуллин истәлегенә 2009 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар арасында көрәш буенча район беренчелеге булып үтте. Анда районыбыз мәктәпләрендә белем алучы укучылардан тыш, Саба, Арча һәм Азнакай районнарының да яшь көрәшчеләре бил алышты.

Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасарлары, Наил аганың улы Камил, оныклары Илдар, Фирзәр, Искәндәр, Гүзәлия, кияве, танылган көрәшче һәм фермер Сәгыйть Гыйниятуллин, көрәш буенча спорт осталары Фидаил Мортазин, Расих Габдрахманов катнашты. Яшь көрәшчеләребезне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән Наил аганың улы Камил Хәмидуллин сәламләп чыгыш ясадылар. Районыбыз мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев Наил аганың якты рухына Корьән укып, дога кылды. Кем генә чыгыш ясамасын, һәркем Наил аганы җылы, якты хисләр белән искә алды. Әлеге ихлас мактау сүзләре дә аның якты рухына дога булып ирешсә иде.

Аннары, көн буе дәвам итәчәк мавыктыргыч һәм киеренке ярышларга старт бирелде. Аның ничек баруы, кемнәр чемпион исеменә лаек булуы, икенчеләрнең аздан гына оттырып, келәмнән күз яшьләре белән чыгып китүе турында сез тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз. Командалар беренчелегендә беренче урынны Теләче урта мәктәбе командасы (тренеры – Илдар Гыйниятуллин) яулады һәм Күчмә Кубок белән бүләкләнде. Икенче һәм өченче урыннарда Баландыш (тренер – Данил Галимов) һәм Олы Мишә урта мәктәпләре командалары (тренер Искәндәр Хәмидуллин).

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев