Ленар Рәфыйков: «Шикле сылтамаларны ачмагыз!»
Түбән Кама районында яшәүче 28 яшьлек кыз кырыкалдарларга бер миллион сумга якын акчасын күчергән. Башта аңа телефонына сылтама җибәрәләр. Шуның буенча дәүләт хезмәтләре порталына кереп, шәхси мәгълүматларын язуларын сорыйлар.
Аннары, аның аккаунтын ватканнар. Кызга үзен мониторинг хезмәткәре дип таныштырган кеше шалтырата. Ул: “Сезнең исемгә банк счеты ачып, акчагызны чит илгә күчергәннәр, югалтмас өчен барлык сумманы икенче, ышанычлы счетка салырга кирәк!” - ди. Кыз алдана һәм 800 мең сум акчасын югалта. Хәзер кырыкалдарлык маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Башта бухгалтерия исеменнән яздылар. Хезмәт хакын түләүдә үзгәрешләр бар, шуларга ризалык бирүегез кирәк диделәр. Мин үземнең логин пароль белән дәүләт хезмәтләре порталына кердем, соңыннан, моның кырыкалдарлар эше икәнен аңладым, - ди алданган туташ.
Тагын бер түбән камалы, 15 яшьлек кыз кырыкалдарлар корбаны була. Ул курьерга әти-әнисенең өч миллион сумга якын акчасын һәм бизәнү әйберләрен биреп җибәрә. Кызга үзен Цифрлы үсеш министрлыгы хезмәткәре дип таныштырган ир кеше шалтырата. Аның диктаты астында ул акча һәм бизәнү әйберләре белән тулы рюкзакны курьерга чыгарып бирә. Кызларының кырыкалдарлардан алдануын белеп алгач, әти-әнисе полициягә шалтырата.
31 июль көнне Казанда полиция хезмәткәрләре студент кызның 13 милион сум акчасын урлауда катнашы булган ике егетне кулга ала. Аларның курьер ролен башкарулары ачыклана. Әлегә билгесез кырыкалдарлар кызга домофонның кодын алыштырабыз дип шалтырата һәм сим картадагы саннарны сорый. Үзләрен Цифрлы үсеш министрлыгы вәкилләре дип танытып, төрмәгә утыртабыз дип, куркыта, яный, яный акча таләп итә башлый. Кайда, нинди адрес буенча яшәгәнен дә әйтеп бирәләр. 22 яшьлек кыз психологик басым астында видеоэлемтә аша әти -әнисенең фатирында акча кайда сакланганын күрсәтә. Аннары, кичен Удмуртиядәге пляжларның берсендә курьер белән очрашып аңа, 10 миллион сум акча тапшыра. Кыз “БМВ” машинасын да сата. Сатып алучыны кырыкалдарлар үзләре үк табып бирә. Хокук сакчылары арадашчыларның эзенә тиз төшкән. Алар әлегә өй арестына җибәрелгән. Хәзер 13 миллионның кем кесәсенә кергәнен ачыклыйсы гына калган.
Ел башыннан онлайн җинаятьчеләр татарстанлыларның ике миллиард сум акчасын урлаган.
- Телефонга килгән шикле сылтамаларны ачмаска, код һәм шәхси мәгълүматларны бер кешегә дә әйтмәскә кирәк. Иң мөһиме - сөйләшмәскә һәм телефонны куярга кирәк. Әгәр сезгә яныйлар, сезне куркыталар икән, полиция бүлегенә шалтыратыгыз, - ди Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Теләче бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы, полиция майоры Ленар Рәфыйков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев