Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ярминкәдә бар да бар

Бүген Теләчедә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде.

Җитештерүчеләр, елдагыча, ит, сөт продуктлары, камыр ризыклары, төрле тозлыклар, кайнатмалар, ашлык, салам, печән, тирес һәм терлек белән сату итте. Ярминкәдә яңа суйган терлек итенә, ашлыкка, камыр ризыкларына. «ЛМР – Пласт»  ширкәте тарафыннан җитештерелгән пластик савытларга сорау зур булып чыкты. 

Көзге ярминкәнең  барышы белән муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин да танышты, бәяләр белән кызыксынды, җитештерүчеләр һәм сатып алучылар белән аралашты. Азактан ул ярминкәгә килгән райондашларыбызны  халыклар бердәмлеге көне белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Район үзешчәннәре чыгышы ярминкәгә бәйрәм рухы өстәде. 

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе турында тулырак «Теләче»  газетасыннан укый аласыз. 

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев