Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәчет барда - иман бар

Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Ә авылның күрке, иман билгесе булып мәчетләр тора. Чөнки һәр авылның тарихы аерылгысыз рәвештә андагы мәчет һәм дин тарихы белән бәйләнгән. Кызганычка каршы, узган дәвердәге динне юк итү, милләтне җәберләү сәясәте барган вакытта мәчетләр җимерелгән, иң асыл затлар, укымышлы кешеләр һәм имамнар төрмәләргә ябылганнар, сөргенгә озатылганнар. Күп кенә җимерелгән мәчетләрнең тарихы югалган диярлек. Анда эшләгән имамнарның фаҗигале язмышы турында да мәгълүматлар юк дәрәҗәсендә.

Мәгълүм булганча, Казан ханлыгы вәхшиләрчә җимерелгәч, урыслар тарафыннан көчләп чукындырылудан куркып, күңелләрендә иман нуры сүнмәгән, алгы карашлы, батыр бабаларыбыз аулак,тыныч җирләргә китеп кечкенә авыллар төзеп гомер кичергәннәр. Шулай итеп безнең ислам динен саклап кала алганнар.

1860 елда мәчетне Нигъмәтулла исемле кеше салдыра. Мәчет салырга уңайлы урын булмаганга, Төхвәтулла дигән кеше үз нигезен бирә һәм үзе башка урынга тормыш кора.

  Мәчет булмагач, су буендагы кечкенә генә өйдә җыелып намаз укыганнар, Тиләҗе авылына да мәчеткә йөргәннәр.

1858 елдан имам-хатиб- Габделгариф Габделгазин, 1879-1898 еллар-Шәрифҗан Фәйзуллин була. Аннан соңгы елларда Әхмәтсабир Әхмәтгариф улы башта азанчы, аннан мулла булып тора. Аның хатыны Гайшәбикә  бик укымышлы абыстай була. Авыл халкы телендә аны исеме белән түгел, ә “Бер генә абыстай” дип атап йөрткәннәр.

 1939 елда мәчет манарасын кисүне авыл халкы бик авыр кичерә. Манараны авыл кешеләре ризалашмаганга күрә, башка авылдан кеше чакыртып кистергәннәр. Илебездә динсезлек хөкем сөргән заманнарда, татар-мөселман авылларында берсе арты икенчесе җиргә ауган манараларны, Аллаһ йортларына каршы куллары күтәрелгән денсезләрнең нинди әҗәлләр белән китүләрен әби-бабаларыбыз әле дә яхшы хәтерли.

Манарасы булмаса да, баштарак, намазга шунда йөриләр. Соңыннан бу бина мәктәп ролен дә үтәгән. Икмәк саклау урыны да, балалар бакчасы булып та торган, күп еллар клуб булып халыкка хезмәт күрсәткән.

  1930 еллар азагыннан 1990 елларга чаклы сузылган ярты гасырлык дәвер дини тормыш иң сүрелгән чор буларак тарихка кереп калган. Әмма авылда мәчет булмаса да, махсус белемле имамнар калмаса да, дин эшләре туктатылмаган. Шул еллар эчендә, Хәйруллин Солтанмөхәммәт, Зәйнуллин Мөхәммәтвафа, Гәләвиев Габделбарый, Хәбибуллин Мәүлә, Кәримов Кави, Фәтхуллин Набиулла абыйлар хәлләреннән килгәнчә, авылда иманлыкны сакларга тырышканнар, исем кушу, никах уку, мәет җирләү йолаларын башкарганнар. Коръән мәҗелесләре, корбан ашлары даими үткәрелеп килгән. Әлеге чорда авылда мәхәллә тормышының үзәге - мәчетне алыштырырлык аерым гыйбәдәт йорты булмый, гыйбәдәт кылулар шәхси йортларда башкарылган. Тәрәвих, гает намазларын картлар Зәйнуллин Мөхәммәтвафа, Рәхимов Котдус абыйлар, Шәкүрә апалар һәм башка йортларга җыелып та, хәтта, зиратларга кереп тә укый торган булганнар.  Соңга табарак авылның дини картлары намазларга зуррак ихаталарга – динле, иманлы гаиләләргә, яңа йорт җиткерүчеләр булса, аларга җыелганнар.

 1980 еллар уртасында башланып киткән үзгәртеп кору сәясәте динне торгызу юлындагы киртәләрне юкка чыгара. Халык арасында әкренлек белән булса да дингә тартылу, дини белем алу мөмкинлеге барлыкка килә, яңа мәчетләр төзелә башлый.

 Бүгенге мәчетебез  Айдар күмәк хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән Хәсәншин Хәйрулла Шәйхулла улы тырышлыгы белән 1992 елда төзелде. Аны балта остасы Наил абый Низамиев (Бичер авылы) җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы җиткезгән.

 2005 нче елдан башлап бүгенге көнгә кадәр имам-хатыйб булып Хуҗин Солтанәхмәт Галиәхмәт улы  тора. Мәчетебездә ел саен халык ярдәме белән төзекләндерү эшләре алып барыла, эчке һәм тышкы яклары яңартыла.

 Мәчеттән тыш башкарылган чаралар да шактый. Зыяратыбызны тәртиптә тоту, соңгы юлга озату, юу кебек йолаларны үтәү барысы да мәчет җитәкчелеге, алардан алган белем, тәртип нигезендә башкарыла. Бу эшләр имамыбыз Солтанәхмәт Галиәхмәт улының тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе.

 “Мәчетнең яңалыгы, матурлыгы гына түгел, аның намаз әһелләре белән тулы булуы да кыйммәт. Мәчетнең бөтен күрке – халык”. Гыйбадәт йортыбыз тагын күбрәк дин кардәшләребезне үзенә тартсын. Яшь буын да, өлкәннәр белән бергәлектә булып, гамәл-гыйбадәтләрен бергә-бергә үтәсеннәр иде!

 

Кулланылган әдәбият:

1. Өлкән буын кешеләре сөйләме.

2.”Әнием истәлекләре”. Тарихи-библиографик басма.-Яр Чаллы: “Ислам нуры” Дини эшмәкәрлек үзәге, 2020.

3. “Тарих эзләре буйлап”. Айдар авылы тарихы турында альбом.

 

Алсу Фәләхова, китапханәче.

 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев