Мәчет тарихында гасырлар балкышы
Без тарихлы, без эзле халык, дип Мөмкинме соң бүген әйтмәскә. 500еллык чал тарихын барлап, Киләчәккә илтә Мәтәскә.
Олы Мәтәскә авылы үзенең матурлыгы белән дә, үзенчәлекле булуы белән дә тирә-як авыллардан аерылып тора. Моның шулай икәнен аңлау өчен, авылга бер күз салу да җитәдер, мөгаен. Бер караганда искитәрлек урынга да урнашмаган кебек. Тирә-ягы калкулыклар белән әйләндереп алынган чокыр гына дияргә була. Ләкин алар гадәти чокырлар, гади калкулыклар гына түгел. Ерак бабайларның, әбиләрнең маңгай тире тамган эреле-ваклы калкулыклар алар. Авылга нигез салу өчен, ташлы, ком-балчыклы тау токымнарын тигезләп, күпме газап күргәннәрен АЛЛАҺЫ Тәгаләдән башка белүче юк. Ләкин аңларга була, чөнки күңелләргә салучы АЛЛАҺ Раббыбыз - Хикмәт ИЯсе. Безгә бары тик уйланырга, эзләнергә, ишеткәннәрне барларга, чагыштырып карарга гына кала.
Авылның уртасы шул чокырның үзәгенә, ягъни авылның үзәк чишмәсенә, Югары оч белән Олы урамны тоташтыручы күпер тирәсенә туры килә. Без үскәндә ул күпер киң иде, инеш тә мул сулы булып, һәр язда ярларыннан ташып ага иде. Су күтәрелгән көннәрдә күпер аша юл өзелә иде, ә ташу тынып, су кимегәч, күпер кабат яңартыла иде, чөнки әлеге күпер, хәзерге кебек җәяүлеләр өчен генә булмыйча, барлык төр транспорт чараларына йөрергә кирәк иде. Хәзер яшел чирәмгә күмелгән шул юл ул җәйләрдә, 3-4 көн яңгыр яумаса, без - бала-чагаларның тәпиләрен күмәрдәй тузанга капланыр иде. Кояш нурлары тәэсирендә хәйран кызган шул тузанлы юлда яланаяк йөргән чакларны онытырга мөмкинме соң?!
Авылыбызның бүгенге торышына карасаң, искитәрлек. Шәһәр янында урнашкан бер бистә, диярсең. Зур-зур матур йортлар, биек-биек капкалар. Янәшәдә генә - урман, киң басу-кырлар, иркен болыннар, әйтерсең, аллы-гөлле гүзәл бакча. Һәр эшне үз көчләре белән үзләре башкара торган алтын куллы, мул тормышлы булдыклы халык. Алманың беркайчан да агачыннан ерак төшкәне юк. Димәк, авылга нигез салучы бабайлар да уңган, тырыш, батыр һәм ныклы ихтыяр көченә ия булганнар. Иманлы, динле икәнлекләре дә бәхәссез. Моның шулай икәнен раслау өчен, буыннан-буынга тапшырылып, безгә дә килеп ирешкән бер риваять тәкъдим итәм.
Олы Мәтәскә авылында Аръяк, Тегәрҗеп, Сазгурт, Югары оч, Олы урамнар бар. Авылның бер башыннан 16 гына йортлы Үткәвәл урамы аша чыгып китәсең. Көчләп диннән яздырган елларда күптән түгел генә зур авырлыклар белән нигез салып яши башлаган мәтәскәлеләрне имансыз калдыру теләге белән Явыз Иван тарафдарлары килгән. Авылның икенче башыннан кергәннәр алар. Мондый көннең киләсен белгән авыл халкы, алдан ук әзерләп куйган көрәк-сәнәкләрен алып, аларны куа башлаган. Шулай куа-куа, авылның бирге башына җиткәч, килмешәкләрне 16 йортлы тар гына кечкенә урамга куып керткән. Куркудан котлары алынган чакырылмаган "кунак”лар авылдан чыгып киткәндә: “Где путь в Ковали?” – дип сораганнар. Авылдан 3 чакрымлап кына ераклыкта булган урман аша Кәвәл авылына чыгып китеп, аларны тулысынча чукындырганнар, Олы Мәтәскә һәм ул тирәдәге авылларның нурлы халкын диннән биздерә алмаганнар, әлхәмдүлиЛләһ. Ә авылның намусын саклап калырга ярдәм иткән кечкенә генә ул урамга Үткәвәл исеме бирелгән. .
Тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, авылга нигез салынганга 500 елдан артык. Ерак бабайларның аң-белемгә омтылышы мәхәлләне мәчет-мәдрәсәле тормышка рухландырган. Бу изге ният беренче мәхәллә ачылуга китергән. 1514нче ел була ул. 20нче гасыр башына кадәр сакланган мәчет 1864нче елда төзелгән. 19нчы гасыр уртасында Зәйнетдин Хөсәенов имам-хатиб булса, 1874нче елда аны улы Мирхәйретдин Зәйнетдинов алмаштырган. 1885нче елда аның энесе Миршәрәфетдин Зәйнетдинович Мөслимов икенче имам итеп билгеләнгән, абыйсы үлгәч, төп имам-хатиб итеп күчерелгән. Аның улы, Мөхәммәтсалих Миршәрәфетдинович Мөслимов, 1902нче елдан икенче имам вазифасын үти башлаган. Имам-хатиб булырга хәзерлек эшенә ул 1900нче елда ук тотынган: Уфадагы Духовное собраниедә имтихан тоткан, ә 1906нчы елда Казан шәһәр училищесында имтихан биргән. 20нче гасыр башында мәхәлләнең мөәзине Шәйхетдин Әюпов булган. Указсыз.
1859нчы елда икенче мәхәллә ачылган, бу мәхәлләнең мәчете 1860нчы елда тапшырылган. Мәктәп-мәдрәсә бинасын Казан сәүдәгәре Галикәев төзегән.
Авылыбызга гел ике мәчет хезмәт күрсәтеп килгән: берсе - иске клуб урынында, икенчесе - Югары очта. Клуб урынындагы мәчеттә Зыя мулла намаз укыткан, аннан соң аны Галим мулла алыштырган. Икенче мәчеттә Салих мулла намаз укыткан. Мәктәп итеп, Салих хәзрәт имамлыгындагы мәдрәсә үзгәртелгән. Авылның ике мәчетен дә Казан бае Айтуганов Исмәгыйль салдырган.
Дингә каршы алып барылган пропаганда нигезендә, 1950-53нче елларда ике мәчетнең дә манарасын кисәргә карар чыгарылган. Бу эшне Күкчә һәм Янбулат авылларыннан килеп башкарганнар. Димәк, үзебезнең авыл халкы АЛЛАҺЫ Тәгаләдән курка белгән, әлхәмдүлиЛләһ, мәтәскәлеләрнең үз мәчет манарасына кул салмаячакларын яхшы аңлаганнар. Салих мулла укыткан мәчет манарасыннан кашына шәһәр рәсеме төшерелгән алтын балдак табылган. Зыя хәзрәт имамлык иткән изге йорт клуб итеп файдалануга тапшырылган.
Ләкин озакка түгел, 1962нче елда аны яшен суккан. Авылга яңа мәчет төзеп биргән Миләүшә апа әлеге фаҗиганең шаһиты була.
"1962нче елның җәйге иртәсе иде ул, - дип сүзен башлады Миләүшә апа. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, 1 ел авыл фермасында сыер саудым. Сыерлар - Ярмәк җәйге лагеренда. Ул таңда йокыдан уянганда әкрен генә яңгыр ява иде. Ләкин болытның Ярмәк ягыннан килүе сагаерга мәҗбүр итте, чөнки ул яктан килгән болыт еш кына бәла-каза калдырып китәргә ярата иде. Бу юлы да шулай булды. Яңгыр искиткеч көчле яуды, Ярмәктән агып төшкән ташкын белән кечкенә генә инеш шулкадәр җәелде, иртәнге һәм кичке сөт белән тулы 40ар литрлы флягалар барысы да агып киттеләр. Сәгать иртәнге 5енче ярты тирәсе булгандыр, чөнки эшне төгәлләгән вакыт иде. Туктый инде, дип торганда, кот алырдай итеп, көчле шартлау катыш утлы күкрәү яңгырады. Шул шартлау белән яңгыр туктады, без авылга чаптык. Тирә-як - кап-кара төтен астында. Клубны яшен суккан иде. Мизгел эчендә кара күмергә әйләнде ул."
Мәхәлләбез мәчетле генә түгел, мәдрәсәле дә булган. Манараны кисеп, клуб ясагач, аннан ерак түгел авыл уртасына урнашкан мәдрәсә бинасында сигезьеллык мәктәп ачалар. Ул вакыт өчен гаять зур бина иде ул. Авылда андый зурлыктагы башка бина юк иде. Бүлмәләр - иркен, тәрәзәләр - биек. Балалар саны күп булганлыктан, ул елларда укучылар 2шәр класс-комплектка туплана иде. Һәр сыйныфта 20шәрләп диярлек укучы. Шунлыктан укулар 2 сменага бүленә иде. Бина гына да түгел, тулы комплекс иде анда: башлангычлар белән хезмәт дәресләре өчен тагын аерым бер бина бар иде. Ул бина төп бинадан тәбәнәгрәк, тәрәзәләре дә гадәти алтыпочмаклы өйләрнеке сыман күпкә кечкенәрәк иде. Мөгаен, анысы мәдрәсә мөгаллимнәре өчен яшәү урыны булгандыр. Зур-зур 3 бүлмәдән торган 3 гаиләлек бу бинадан тыш тагын 1 аерым йорт та бар иде. Тыкрык ягында буе белән тагын бер бина бар иде. Анысында мәктәбебезнең кирәк-ярак хезмәтен башкару өчен ат асрала иде. Ат белән укучыларга чәй эчертү өчен Теләчедән ашамлыклар кайтарыла иде.
Ул вакытта халыкта иман көчле булган, АЛЛАҺЫ Тәгаләне сөя, АННАН курка белгәнгә байлар зур-зур изге эшләр башкарып, Җәннәткә юл ачканнар. Ислам юлында чыккан малны ХАК Тәгалә бәрәкәт, садака итеп башкарган хезмәтне саулык белән кайтара. УЛ - Гадел дә, Бай да, Юмарт та... Гөрләп эшләп торган мәдрәсә 1982нче елның 30ынчы декабренә кадәр мәктәп булып хезмәт итте. Халык динсезлек белән көннән-көн ныграк агулана башлагач, АЛЛАҺЫ Тәгалә ачуланды булса кирәк, аннан да бары тик көл генә калды.
Чыршы бәйрәме булырга тиешле көн иде ул. Янгын иртәнге 8ләр тирәсендә чыкты. Үземнең биредә укыткан елларым иде. Хәвефле тавыш ишетү белән мин дә ашыктым. Аяк атлап булмастай бозлавык. Барып булмый. Мин килеп җиткәндә, корымга буялып беткән ир-ат укытучылар мөгаллимнәр бүлмәсеннән документлар ташыйлар иде. Тиз арада ут химия кабинетын ялмап алды. Төрле реактивлар белән тулы бүлмә көчле шартлау нәтиҗәсендә юк булды. Шулай итеп, мәчет-мәдрәсә бинасы халыкка хезмәт итүдән туктады. Колхозның элекке идарә йорты вакытлыча мәктәп итеп файдаланылды. Олы юл буена яңа мәктәпкә нигез салынды.
Шуннан соң авыл халкы тагын 30 ел мәчет-манарасыз җан асрады. Ләкин әби-бабайлар диннән тайпылмадылар. Яшерен рәвештә булса да, җомга, таравих намазларына да йөрделәр, гаетләрне дә үткәрделәр, туу, күмү, никяхлар да шәригать кысаларында башкарылды. Рәхмәт яусын үзләренә, авыр туфраклары җиңел булсын.
1990ынчы елларда башланган үзгәртеп кору елларында, ярты гасыр динсез яшәп, җаны нурга сусаган халыкта АЛЛАҺ йорты төзү ихтыяҗы туа. Халыкның изге нияте авылыбыз башлыгы Миннәхмәт Габдулла улы Вәлиуллин тарафыннан да хуплана. Халык тырышлыгы, бигрәк тә бертуган Закировлар омтылышы белән яңа мәчет калкып чыга. Мәчет төзү тулысынча Теләче район җирлеге башлыгы Илдар Мөхәммәд улы Низамов күзәтчелеге астында, үзәктән күрсәтелгән матди ярдәм белән алып барыла. Рухына дога булып барсын. Теләче-Казан трассасы белән мәчет арасын тоташтырган асфальт юл да аның инициативасы белән салына. Бу бик мөһим, чөнки асфальт юл салынганчыга кадәр бу ике арада йөрү авыл халкына зур газаплар, авыр мәшәкатьләр тудыра иде. Юлны бер салдырганнан соң кабат яңартып та калдырды ул. Мәчет төзү, юл, күпер салдыру, иманга өндәгән китаплар язу, агачлар утырту, динле балалар калдыру кебек изгелекләрнең савабы аларны кылган адәм баласына, әлеге нигъмәтләрдән башкалар файдаланып торганда, даими рәвештә ирешеп тора. Бу дәлил Коръәни-Кәримнең "Йәсин" сүрәсенең 12енче аятендә урын алган. Илдар абыйга чиксез рәхмәтләребез даими ирешеп торса иде, аны шушы изге эшкә рухландырган АЛЛАҺ Раббыбызга барлык мактауларыбыз, шөкерләребез булсын. Әәмиин.
Бәхетле нигез
Яңа мәчет клуб итеп үзгәртелгән элеккеге мәчет урынына түгел, аңа каршы яктагы почта бинасы, аңа кадәр Фатих Хөсни туып үскән йорт урынына төзелә. Авыл тарихының тагын бер матур бизәге инде бу.
ӘлхәмдүлиЛләһ,
1992нче елда, мәчет манарасы күтәрелә, авылыбыз күген караңгылыкта калдырып сүнгән ай кабат балкый. И ул көннәрдәге шатлык... Елый-елый кылган догалары аша безгә әлеге бәхетле мизгелләрне бүләк итеп алырга ярдәм иткән әби-бабайлар гына юк.
Тирә-якка ямь өстәп тора торган бигрәк матур урын инде ул бүгенге мәчет урыны! Авылга керүгә үк иң беренче булып күзгә ташлана: һәркемне сәлам биреп, балкып каршы ала, кая да булса юл алучыны, хәерле юл теләп озата.
Имам-хатыйбы да - Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр генә дә түгел, илебез тулы бәйсезлек алганчы батырларча көрәшеп, күкрәге тулы медальләр белән кайткан Давыт ага Сафиуллин. 80 яше узган булуга карамастан, мәчет төзелешенә зур өлеш кертә ул. Бер караганда, картлык чорына аяк баскан кешегә каян килгәндер шулкадәр көч, энергия, дип гаҗәпләнерга дә була, ләкин ихлас күңел белән изгелек юлында йөргәннәрнең гомерләрен АЛЛАҺЫ Тәгалә бәрәкәт белән нурландыра, һәрбер игелекле гамәле аша адәм баласы җанына шифа, тәненә сихәт ала. Давыт агага да кылган изгелекләре бәрабәренә ХАК тәгалә рәхмәтләреннән өлешне күпләп бирә, әлхәмдүлиЛләһ: "Кышкы буран, язгы пычрак димәде, кар-буран, саз-пычрак ерып, урманда агач кисте, әзерләнгән материалны авылга ташытты, төзү эшләрен дә ул оештырды,” – ди авылыбызның фермеры, ул еллардагы урман хуҗалыгы хезмәткәре Әхтәм Галиәхмәт улы Кәримуллин. Фидакарь аксакалыбызның хезмәтен, ихласлыгын югары бәяләп, район башлыгы Илдар Мөхәммәд улы Низамов тәкъдиме белән ул мәчетне "Давыт" мәчете дип исемлиләр.
Шул ук елда Давыт хәзрәт уку-укыту эшләрен дә башлап җибәрә. Бикчәнтәева Нурбикә апа мөгаллимә итеп билгеләнә. 1993нче елгы “Теләче” газетесының 26нчы гыйнвар санында мәчеттә дин дәресләре алучы 15 кеше булганлыгы хакында хәбәр басылып чыккан. Уфага барып, имтихан тоткан Давыт хәзрәт, имам-хатиб таныклыгы да алып кайта. Бу вакытта аңа 84 яшь була. Авыл яшьләренә, халыкка нинди матур үрнәк! Ул елларда Давыт хәзрәт, ислам шәригатен аңлап, аны халыкка ирештерә алырдай бердәнбер аксакал була.
Авылның киләчәген кайгыртып яшәгән Давыт агабыз көчселәнә барганын сизә башлау белән, үзен алыштыра алырдай лаеклы алмаш эзләргә тотына. Авыл халкын кат-кат күздән кичереп чыга ул. Дөресен генә әйткәндә, динсезлек өстенлек иткән ул елларда, бу җаваплы йөкне күтәрердәй кеше табу гаять авыр була. Андый теләк белдерүче турында сүз дә юк. Советлар Союзы елларында дингә әфьюн итеп кенә караучылар санап бетергесез иде. Аек фикерле, зирәк зиһенле, саф күңелле ил агасы булган хәзрәтебез таба андый затны. Нәселе мулла токымыннан булган Хаҗинур абый Хаҗиәхмәт улына мөрәҗәгать итә ул. Ул да риза булмый. Өметен өзми өлкән хәзрәт, булачак хәзрәт янына кат-кат бара һәм, әлхәмдулиЛләһ, 1998енче елда теләгенә ирешә.
1907енче елның апрелендә туган Давыт хәзрәт 2001енче елның июнендә, 94 яшен тутырып, бакыйлыкка күчә. Якты эз калдырып, халыкны яктылыкка, нурга рухландырып китә ул җирдән. Ил-җиребезгә хезмәт итәрдәй тырыш, иманлы балалар, нурлы оныклар бүләк итеп китә.
Башта Теләченең, аннан соң Казан шәһәренең сәүдә өлкәсендә озак еллар хезмәт иткән Саимә кызы ул елларда мәчетне уку-укыту эшләрен алып бару өчен кирәкле материаллар, дәреслекләр белән тәэмин итеп тора, әлхәмдүлиЛләһ. Казанда яшәүче Зиннурының улы Фәиз оныгы да мәчетнең матди ягын тәэмин итүдә булдыра алганның барысын да эшли. Кадерле әби-бабайсы бакыйлыкка күчкәч тә, рухларын даими рәвештә мәчеткә күрсәткән изге гамәлләре белән шатландырудан туктамый ул. Бүген дә мәчет белән арасын өзми, игелек кылу җаен карый, рәхмәт яусын үзенә. Әби-бабайлары яшәгән йортны яңартуы белән дә рәхмәтле аңа авыл халкы, АЛЛАҺ разый булсын. Изгелекләре изгелек булып кайтсын. Әәмиин.
Инде Фаягөленең кызы Илһамия оныгы улы да мәчеткә йөри. Азан әйтә. Давыт бабайсыннан сеңеп калган нурны ул да халыкка тарата. ХАК Тәгалә ике дөньясын да бәхеткә төрердәй изге гомер бирсен. Әәмиин.
Инсаф - әнисе ягыннан гына түгел, әтисе ягыннан да имамнар токымыннан. Әйтеп узганымча, динсезлек хөкем сөргән Совет власте елларында да авыл мулласыз тормады. Дөрес, мәчет-манара юк иде югын, шулай да дини мәрасәмнәр үтәлеп килде. Ул елларда имамлык вазифасын Инсафның Хәбир бабайсының әтисе Хәким ага башкарды. АЛЛАҺ разый булсын. Аңа кадәр муллалык вазифасы Үткәвәл урамында яшәүче Кыям бабайга йөкләнгән була. Кыям хәзрәтнең карчыгы белән икесе бер төндә вафат булганлыгы да хәтергә нык уелып калган.
Давыт хәзрәтнең авылда фермер булып хезмәт итүче Илнур оныгының гамәлләренә аерым тукталасы килә.
Мәктәптә укыганда тырышлыгы, тәртибе, сәләте белән аерылып торган Илнур Мансур улы - бүгенге көндә имамның төп ярдәмчесе. Мөэәзин. Һәр гамәлендә җаваплылык тоеп, һәр биремне төгәл башкарырга яраткан укучым буларак, Илнурның бүгенге тормышының матурлыгы һич тә гаҗәпләндерми. ӘлхәмдүлиЛләһ, эшем күп, авыр дип тормый авылны азан моңыннан, иртәнге намаз чакыруыннан мәхрүм итми ул. АЛЛАҺЫның рәхмәте яусын үзенә, гаиләсенә. Эшләре һәрвакыт уң булсын. Гыйбадәткә эш комачауламый шул, җаныңда ихласлык булса, шул җитә. Тормыш иптәше Алмазия Рәшит кызы белән бергәләп, фермерлык йөген тарталар алар. Олы юлдан узган саен, аларның юл буеннан ук башланган хуҗалыкларында гөрләгән эшләренә карап куанам. Киләчәктә дә хәерле гамәлләрендә, изге ниятләрендә АЛЛАҺЫ Тәгалә ярдәмен арттырып торсын. Тормыш иптәше Алмазия дә - тырышлыгы, булдыклылыгы белән күпләргә үрнәк. Бүгенге көндә аларның шатлыгы аеруча зур: Казан шәһәое "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлады Алмазия. Нур өстенә нур. Алган гыйлемен башкаларга таратырга язсын. Үзеңдә булган гыйлемне тарату - АЛЛАҺЫдан бирелгән әманәт. Аны тапшыру мәҗбүри. Алмазиягә әлеге саваплы эшне башкарырга фәрештәләр юлдаш булсын, файдалы гыйлем тарата-тарата, Илнуры белән хәерле тигез гомер итәргә язсын. Әәмиин.
Үзенә алмаш итеп гомерен балалар укытуга
багышлаган Хаҗинур Хаҗиәхмәт улын калдырып та ялгышмады Давыт хәзрәт. Гаять җаваплы да, авыр да булган әлеге вазифаны тиешенчә башкарыр өчен Хаҗинур Хаҗиәхмәт улыннан да лаеклырак кеше юк та иде, дисәм һич ялгыш булмас. Хаҗинур хәзрәт - үзе дә имам нәселеннән, ә тормыш иптәше Миңлегөл абыстай, Коръәнне моңа кадәр үк тәҗвид кагыйдәләре белән укырга өйрәнеп, зур гына дини мирас тупларга өлгергәнлектән, имамыбызга эшендә ярдәм итеп, авыл халкы белән күркәм эш алып барырдай гыйлемле остазбикә иде. Болай да берсе укытучы, икенчесе табибә булып, гомерләрен авыл халкына хезмәткә багышлаган бу күркәм пар, ислам динен таратуда озак еллар буена тугрылыклы хезмәт иттеләр. Санап бетергесез игелекле матур эшләр башкардылар. Рәхмәт яусын үзләренә.
Хәзер инде алар да - бакыйлыкта. Урыннары җәннәттә булсын. Әәмиин. Изге эшләренең дәвамчысы булган балалары, оныклары - мәчетебез белән даими элемтәдә, һәрвакыт ярдәмләшүдә. Зәнфирә килен дә Миңлегөл абыстайның үзенә ошап килде, авылыбызның күрке. Мәчетебезгә йөреп гыйлем ала. Мәхәлләбездә үткәрелгән бер генә чара да Зәнфира Габделхәй кызыннан башка узмый.
Үзләре мәңгелеккә күчкәнче авылны имамлы итеп калдыру өчен Хаҗинур хәзрәт тә зур тырышлык салды. Риад шәһәрендә гыйлем алып, Берләшкән Гарәп Әмирлегендә тәрҗемәче булып эшләүче Илнур Габделбәр улы янына кат-кат килеп, ялга кайткан саен шушы мөһим мәсьәләне кузгата торган була хәзрәт. 2011нче елда яшь белгеч, ниһаять, ризалыгын бирә.
Бүгенге көндә Илнур хәзрәт имамлыгында гөрләп эшләп торган мәчетебезне авылыбызның эшмәкәре Миләүшә апа Галимҗан кызы төзетте. Һичкемнән дә ярдәм сорамыйча, АЛЛАҺЫның рәхмәтләре аша үз көче белән яратып башкарды ул аны.
Авыл башлыгы Миннәхмәт Габдулла абый улының: “Мәчет түбәсен яптырырга иде, Миләүшә Галимовна,” – дигән тәкъдиме Миләүшә апаны битараф калдырмый. Динар улының да әйткән сүзен истә тотып, агач мәчетне сүттереп, яңа мәчет төзергә карар кыла. “Җаным өзгәләнгән мизгелдә тәвәккәлләп тотындым, бар эшемне АЛЛАҺЫга тапшырдым, бәлки шуңа күрәдер, бер ел дигәндә мәчеттә намаз укый башланды,” – дип искә ала Миләүшә апа, ул вакытны искә алып, чөнки мәчетне сүттергәч тә, кечкенә генә бер хатын-кызның шулкадәр зур эшне башкарып чыга алачагына авыл халкы шикләнеп карый. Ләкин күп балалы ишле гаиләдә туып-үскән Миләүшә апа башлаган эшен ярты юлда калдыра торганнардан түгел. Нур тамырлы 11 балалы гаиләдә 8енче булып аваз салган Миләүшә апа сугыштан соң 1947енче елда туган.
Шәхес культы елларында әти-әнисе Галимҗан абый белән Минневафа апаны сөргенә сөргән булганнар. Донбасс шахталарында эшләгән Галимҗан абый. Бөек Ватан сугышы башлану белән сугышка алынган, дошманны тар-мар итүдә зур өлеш кертеп, сугыш тәмамлангач кына кайткан. 5 бала белән калган Минневафа апа балаларына хезмәт тәрбиясе дә биргән, иман серләренә дә төшендергән.
Әти-әнисенә дә, караучысыз калган картларга да ярдәм итеп үскән Миләүшә апа гомер буе авыл халкына булышып яшәде. Яңа мәчет төзергә алынуының нигезендә дә, беренчедән, АЛЛАҺ ризалыгы ятса, икенчедән, юмартлык, авыл халкына карата булган җылы мөнәсәбәт ята. 2013нче елда башланган эшен 14енче елда ук намаз укыр хәлгә китерү өчен күпме көч түккәнен үзе генә беләдер. АЛЛАҺЫның чиксез рәхмәтләре яусын. Ул ел авылыбызда беренче мәхәллә оешканга 500 ел тулган олы юбилей елы була. Эчке эшләрен башкару тагын 3 елга сузыла. Мәчет эшләп торганда, бу - бик кыска вакыт.
АЛЛАҺ йорты кулланышка тантаналы төстә 2017енче елда тапшырылды. Ул елларда имам-хатиб вазифасы шушы авылда туып үскән Илнур хәзрәткә йөкләтелгән иде инде. 2011нче елдан мәхәлләбез имамы ул. Югары дини белемле, имамнарга хас сыйфатларның барысын да туплаган. Чыгышы белән дә имамнар нәселенә тоташкан. Әтисенең әтисе ягыннан Фәйзулла бабайсы Олы Мишә авылының указлы мулласы булган. Әнисенең әтисе ягыннан әби-бабалары динебезне саклап калу өчен зур тырышлык салып яшәгәннәр. Шәмсениса әбисе Хаҗинур хәзрәт белән мулла токымына тоташкан якын туганнар.
Имамыбызны: "Мәхәлләнең йөзек кашы," - диләр авылдашлар. “Мәчет төзегән чакта хәзрәтебез уң кулым булды, нигез сала башлаганнан алып, төзелешнең ахырына кадәр күзәтүче буларак кына түгел, эшче буларак та катнашты, һәрвакыт киңәшләшеп эшләдек. Рәсмиләштерү эшен дә ул башкарды. Хәзер дә гел элемтәдә торабыз, исән-сау булып эшли генә күрсен, мәчет өчен күңелем тыныч. Хәзрәтнең эшеннән авылыбыз халкы да, мин дә бик канәгать,” – ди имамыбыз хакында Миләүшә апа бүген дә.
Дөрестән дә, мәчеттә җанлылык хөкем сөрә. Намазга дәшеп, авыл өстенә көненә 5 тапкыр азан моңы тарала. Сер түгел, авыл җирендәге халыкны гафләт йокысыннан уятуны җиңел эш дип әйтеп булмый. Бигрәк тә ир-атларнны, ләкин хәзрәтнең эшне уйлап, ипләп оештыра белүе тиешле нәтиҗәсен бирми калмый. Җомга, таравих намазларына йөрүчеләр саны кызу темплар белән артмаса да, кимеми, гел өстәлеп тора, рамазан аенда ифтар мәҗлесләре даими үткәрелеп килә. Гаетләрдә мәчетебез халык белән тулы була. Бәйрәм тантанасында таравихка йөрүче, гаеткә килүче ир балаларны бөтен халык алдында бүләкләү дә – гыйбадәткә тартуның күркәм бер чарасы, дияр идем. Хәзрәтнең үтемле вәгазьләре зур тәрбияви әһәмияткә ия. Мәчетебездә уку-укыту эшләре дә җайга салынган. Хатын-кызларга имамыбызның тормыш иптәше Рузилә Ренат кызы гыйлем бирсә, хәзрәт үзе ир-атларны һәм ир балаларны укыта. Һәр ел азагында чыгарылыш укучылардан имтихан алына, таныклыклар тапшырыла. 2020нче елда 12 яшьлек укучыбыз Данияр Нигъмәҗтҗанов ТАССРның 100 еллыгына һәм “Туган тел елы”на багышлап оештырылган республика күләмендәге “Татар азаны” бәйгесендә катнашып, абсолют җиңүче булды. "Улыбызның әлеге зур уңышы – хәзрәт белән булган уртак хезмәт җимеше дә," - ди әбисе. Казанның “Рәхмәтулла” мәчетенә ярымай кую тантанасында беренче азанны әйтү хокукына да ия булды Данияр. 2021нче елда Ислам Илнур улы Фатихов белән Инсаф Халит улы Ибатуллиннар Теләче үзәк мәчетендә балалар арасында оештырылган намаз укучылар бәйгесендә 1нче һәм 2нче урыннарны алдылар.
Мәхәлләнең хатын-кызлары - аеруча актив. Бу - Миңлегөл абыстайдан мирас булып калган үрнәк. Миңлегөл абыстайдан соң мәхәллә хатын-кызлары белән Саҗидә абыстай җитәкчелек итте. Урыннары җәннәттә булсын. Үзеннән соң яңа алмаш тәрбияләп калдыру мәтәскәлеләрдә үз югарылыгына куелган.
Хатын-кызларда гыйлем алуга омтылыш аеруча зур. Алган белемнәрен сынап карарга да яраталар алар. Үзәк мәчеттә ел да уздырыла торган Коръән укучылар ярышларында катнашып, алдынгы урыннарны да яулыйлар. Мәсәлән, шул ярышта 1нче урынга ия булган Фирдания Равил кызы мәхәлләнең төп абыстае итеп билгеләнде. Оештыру эшләренә сәләте зур. Хәзрәт белән уртак тел табып, һәр эшне киңәшеп, максатка ярашлы итеп башкара ала.
Мәчетебездә үткәрелгән төрле дини чаралар мәхәллә халкына иман нуры таратуда матур өлеш кертәләр. Мәүлед, корбан, ифтар
мәҗлесләреннән, вәгазьләрдән авылыбыз халкы зур канәгатьләнү хисе белән рәхмәтле булып таралалар.
Миләүшә апабыз – мәхәллә халкы белән даими элемтәдә. Аның тәкъдиме нәтиҗәсендә мәчетебез белән Казан шәһәренең “Гаилә” мәчете арасына “дуслык күпере” сузылды. “Гаилә” мәчетеннән килгән мөслимәләр белән очрашу онытылмас тәэсир калдырды. Очрашуда мәчетләрнең эшчәнлеге хакында фикер алыштык, имам-хатибның үтемле вәгазен тыңладык. Кунаклар хөрмәтенә тәмле өстәл әзерләнде. Бу матур юл Сатыш авылы мәчетенә дә тоташты. Анда инде мәхәлләбез мөслимәләре кунакка үзләре бардылар. Бу очрашу озак еллар мәктәбебез директоры булып эшләп лаеклы ялга чыгып, бүгенге көндә ветераннар советы рәисе вазифасын башкаручы Әнвәрә апа Нәҗип кызы Нигъмәтҗанова белән берлектә оештырыла. Саба районының Лесхоз бистәсенә, Миңгәр мәчетләренә булган сәяхәтләр дә халык күңелендә матур эз калдыра. Транспорт белән авыл башлыгы Миннәхмәт Габдулла улы Вәлиуллин тәэмин итә. Барысына да АЛЛАҺЫның рәхмәте яусын. Озакламый әлеге “күпер” аша, нур өстенә нур булып, мәчетебезгә Саба мөслимәләре керә, әлхәмдүлиЛләһ. Әлеге чара сабалыларның күңелендә искиткеч матур тойгылар уяткан. Бу хакта Сабада булган бер мәҗлестә ишетеп кайттым. Әлеге башлангыч дәвамлы булыр, дигән өметебез бар.
Миләүшә апа яңадан-яңа чараларда да катнашып, шул чаткыны мәхәллә халкы күңеленә оста сала белә. Казанлылар арасында “Гаилә” мәчете тарафыннан үткәрелгән “Васыятьнәмә” конкурсында катнашып, икенче урынга ия булгач, , авыл мөгаллимнәренә дә хәбәр сала. Эш үрнәкләре мәхәллә халкына да таратыла, аларга да васыятьнәмә язарга тәкъдим ителә.
Имамыбыз авыл башлыгы Миннәхмәт Габдулла абый улы белән тыгыз элемтәдә тора, чөнки тынычлык бердәмлек белән бергә йөри. Эшне Әбү Хәнифә мәзхәбе таләпләре буенча алып баруы да җанга тынгы сала. Мәдәният хезмәткәрләре дә һәр кичәнең үзәгендә кайный. Аларга хәзрәт үзе дә, авыл халкы да рәхмәтле.
“Ерак җирләргә сәфәр” дигән баш астында апрель аенда мәчетебездә уздырылган кичәнең кунаклары яңа гына умра кылып кайткан Миләүшә апа Галимҗан кызы белән Рәйсә Галиәхмәт кызы булып, әлеге сәфәрнең әһәмияте хакында бәйнә-бәйнә сөйләделәр. Үткәрелгән бу чаралардан күпләрнең йөрәгендә хаҗ кылу теләге барлыкка килми калмагандыр, диясем килә.
Күргәнебезчә, мәчет – зур тәрбия учагы. Аның җылысы һәркемгә кирәк. Исәннәр генә түгел, вафат булганнар да аның җылысына мохтаҗ. Аларга догалар юллау белән беррәттән, зираттагы тәртипкә дә игътибар итмичә булмый. Бу урында Ринат Корбангали абый улының даими хезмәтен искә аласы килә. Ул зиратны барлык корыган агачлардан, чүп-чардан арындырып тора. Тырыш хезмәтен искә алып, мәчет тарафыннан аңа тарафыннан “Штиль” печән чапкычы белән бүләкләнсә, Закировлар тарафыннан бензопила бүләк ителә.
Мәчетебездә ремонт эшләре дә – үз югарылыгында. Быел тәһарәтнәмә яңартылып, яңа уңайлыклар тудырылды. Хезмәт хакы түләп җыештыручы тотарга мөмкинлек булмаганлыктан, чисталык турында кайгырту хатын-кызларга йөкләтелгән. Мәчет 2 этажлы, газ, ут, су өчен дә зур чыгым таләп ителә. Коръән мәҗлесләрендә, гаетләрдә җыелган һәр тиеннең, тиенен-тиенгә мәчет кассасына салып, бурычка кермичә, түләү мәсьәләләрен гаделлек белән хәл итеп барган хәзрәтебезгә АЛЛАҺЫның рәхмәте яусын. Бәлки тагын да зуррак тәрбияви чаралар үткәреп булыр иде, ләкин аларның һәркайсы матди ярдәм таләп итә. Шунлыктан,, булдыра алган белән чикләнергә туры килә. Хәзрәт тә мәчет эше белән генә мәшгуль була алмый, аңа кайда да булса эшләргә туры килә.
Имам авылда иң җаваплы вазифаны башкара. Сабый дөньяга килсә, имам кирәк, яңа тормыш кору да имамның фатихасы белән башлана, дөньядан киткән чакта да ни балаң, ни туганың башкарырга теләмәгән эшкә ул алына, җансыз тәнгә ул, бары тик ул гына кагыла, аңа чирканырга ярамый... Ярлыны да, патшаны да, үзен кимсеткәннәрне дә соңгы юлга озатучы – имам. Шулай булгач, аның кая да булса барып эшләргә мөмкинлеге юк та. Бүген күп авыллар – имамсыз, чөнки өлкән буын мәңгелеккә китә, яшьләр мәчеткә килми. Сәбәбе – хезмәт хакы. Бу мәсьәлә җитәкчеләрнең игътибар үзәгендә булырга тиештер, чөнки имамнарның тормыш-көнкүреш хәле хакында ахирәттә сорау-җавап булмый калыр, дигән ышаныч юк, чөнки имам җитди эш башкара. Ул үзе дә мәхәллә халкына карата булган мөнәсәбәте хакында ахирәттә җавап тотачак.
Йомгаклау
“Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк,” – дип исемләнгән хезмәтемнең ахырына якынлаштым. Тапкан мәгълүматлар белән теманың эчтәлеген ачарга тырыштым. АЛЛАҺ ризалыгы нияте белән башкарган эшем файдалы булса иде,” – дигән дога белән хезмәтемне тәмамлыйм. Дөньябыз – тыныч, еллар – имин, күңел күкләребез аяз булып, ике дөнья бәхетенә дә ирешергә язса иде. Әәмиин.
Иман нуры кайтты
Югалмады ислам дине, кисеп
Аударсалар да манараларны.
Иман булып күтәрелде кабат
Шул манараларның зарлары.
Дине өчен мулла, мөәзиннәрне
Кусалар да Туган илләрдән,
Иман нуры кайтты Ватаныма
Күз яшьләре тамган эзләрдән.
"Халык дошманы" дип атсалар да
Галимнәрне, зыялыларны.
Иман яңара оныкларында -
Шәһитләрдән күчкән каннары.
Иман нуры кайтты, чиксез шөкер,
Манаралар кайтты җиремә.
Әби-бабайларның догалары
Бәхет булып кайтты илемә.
Йөрәкләрне бизәп, иман нуры
Сабыр гына иңли дөньяны.
Ул булганда сүнмәс якты Кояш,
Саклыйк Җиребезне, җиһанны.
Рәйсә Фәйзуллина.
Кыйблалы милләт
"Бәхетлеме син? " - дип сорамагыз,
Мин бәхетле инде тумыштан.
Йөрәгемдә - иман, телем - татар,
Канәгатьмен шушы язмыштан.
АЛЛАҺЫма чиксез рәхмәтлемен,,
Татар кызы итеп җибәргән.
Динем-телем аша күңел бакчам
Нур чәчәкләр белән бизәлгән.
"Бәхетлеме син? " - дип сорамагыз,
Бәхет нуры балкый йөземдә.
Яшьле догаларым кабуллыгы
Чагылалар баскан эземдә.
Балаларым - динле, ана телле,
Шул бәхетнең тәмен тоямын.
Сут аламын тирән тамырлардан,
Өмет итәм якты дәвамын.
Кыйблалы милләт булганга калмадык
Күңел урманында,, адашып.
Күпме халык шул урманда йөри,
Кыйбла таба алмый, саташып.
Акылга йозак элүче юк ла,
"Яшәмәгез, - диеп, - татарча.
Үзеңнеке генә үзәктә бит,
Бәхет мөмкин түгел башкача.
Җаныбызны саклыйк, милләттәшләр,
Болгар бабайлардан калганча,
Коръән битләрендә язганча.
Рәйсә Фәйзуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев