Мәчет тарихында гасырлар балкышы
Авылымның кешеләре бик тырыш: эшлиләр дә, матур итеп яши дә беләләр. Әледән - әле калкып чыккан искиткеч матур йортлар, матур урамнар, көн үткәнче алышынган капка- коймалар, сандугачтан иртә уянган трактор – машина гөрелтесе; җомга намазына, тәрәвих намазына бала–чага, апалар, әби–бабайлар; томан пәрдәсе күтәрелгәнче үк болынга тупланган көтү - болар барысы да авылыбыз кешеләренең тырышлыгын, булганлыгын дәлилли. Авылыбызда башлангыч мәктәп, нур чәчеп торучы балалар бакчасы, мәдәният йорты, эшмәкәрләрнең сәүдә кибетләре бар. Ә авылыбызның нәкъ уртасында, кояш нурларында алтын аен балкытып, авылыбызга иман нуры чәчеп бик матур мәчет утыра.
Кибәхуҗа авыллары тарихи чыганакларда, халык авыз иҗаты әсәрләрендә еш телгә алына. Олылыр сөйләвенә караганда, Кибәхуҗа авылларына нигез ХII йөздә салынган. Югары Кибәхуҗа һәм Керәшен Кибәхуҗасы авыллары арасындагы борынгы зиратта археологлар Алтын Урда чорына мөнәсәбәтле ике кабер ташы һәм башка табылдык әйберләр җыелмасы билгеләгәннәр. Бу ташлар ХIV һәм ХVI йөзләргә карый. Югары Кибәхуҗа һәм Керәшен Кибәхуҗасы арасындагы каберлекне атаклы тарихчы-галим С.М.Шпилевский да искә ала. Элек чишмәләр бәреп торган Мазар елгасы башында Көббәхуҗа нигез салган. Казан ханлыгы яулап алынгач, Көббәхуҗа авыллары халкы да чукындырыла. Халык, чукындырылса да, ислам динен тотуын дәвам итә.1867 нче елның 4 июлендә мөселман диненә чыгарга теләгән керәшеннәр патша Александр II дән үтенеп рөхсәт сорыйлар. Югары Кибәхуҗадагы 92 хуҗалыкта иске керәшеннәрдән 282 ир-ат һәм 291 хатын-кыз яшәгән. 1895 елда алар барысы да мөселманлыкка кире кайтканнар.
Авылыбыз мәчете 1904 елда төзелә башлап 1905 елда ачыла. Беренче имамы Арслангали улы Ярулла хәзрәт була. 1939 елда мәчетнең манарасын кисеп төшерәләр. Аның аен авылда яшәүче бер гаилә үзләренә алып кайтып саклый һәм инде 1988 елларда мәчет яңадан торгызылгач, мәчетебезгә яңадан шул элеккеге айны куялар.
Галим, филология фәннәре докторы, профессор Васил Гарифуллин: «Утызынчы елларда кайбер куштаннар мәчет манарасын кискәндә, манара ыңгырашып-гөрселдәп җиргә аугач, аның ае күршедәге бер апаның ишегалдына «сикергән». Ә ул апа, чит-ят күзләр күргәнче дип, тиз арада айны үзе генә белгән җиргә яшереп тә куйган. Күпме генә эзләсәләр дә, таба алмаганнар... Вакыт үтеп, яңа мәчет торгызганда гына ул айны авыл аксакалларына китереп тапшыра».
Бу елларда (Саба районы вакыты) ачылган мәчетләрдән безнең авылныкы иң беренчесе була.1988-2011 елларда мәчеттә имам Хәмидуллин Нәбиулла Хәмидулла угълы, 2011 елдан Бәширов Тимербай хәзрәт имам булып тора.
Авылыбызның берничә эшмәкәре һәм авыл халкы тырышлыгы белән мәчеткә ремонт ясалды. Тирә- ягына агачлар утыртылды. Аллаһ йортына шундый изгелекләре өчен авыл халкына зур рәхмәтле мин!
"Үтеп барышлый гына булса да, җәяүме син, машинадамы – бер татар авылында мәчет күрсәң күңел шуңа тартыла да, үтеп киткәнче, кем әйтмешли баштанаяк – нигезеннән айлы манарасына кадәр күзләрең, күңелең белән шунда йотыласың. Шуның белән күзләр нурлана, күңелдә әйтеп-аңлатып булмый торган илаһи халәт туа. Үз авылыңда көненә биш тапкыр азан тавышы яңгыравын ишетүдән, күңелгә сагайта торган, шул ук вакытта рәхәт булган тойгы кереп урнаша. Мөселман булуыңа шөкер итүдер ул!" (Г.Галләмова)
Зөлфия Ибраһимова, Теләче
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев