Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәчет тарихында гасырлар балкышы

“Мәчет тарихында гасырлар балкышы” бәйгесе хакында ишеткәч тә, мин үземнең туган авылымның 1995 – 2000 елларда мәчеттә оештырылган дини курслар, лагерьлар турында исемә төшердем.

Мәчеткә, дингә карата ниндидер аңлатып булмаслык җылы хисләр шушы елларда барлыкка килгәндер дә. Җәйге айларда районыбызның төрле авылларында ( шул исәптән Олы Нырсы авылында да) оештырылган лагерьларга йөрсәк, кышкы айларда кичен мәчеттә дини белем алу бәхетен татып үскән балалар без. Башкалабызның төрле мәдрәсәләрендә укучы шәкертләр 2-3 айга авылларга кайтып дини сабаклар укыта иде. Милләтне дин һәм авыл яшәтәчәк дип кабатларга яратучы татар теле укытучысы булган әнием, авылыбызның бөтен балаларын да мәчеткә белем алырга йөрергә өндәде. Кызык эзләп барган укучыларны, мәчетнең серле дөньясы үзенә алып кереп китте.

  Студент елларымда татар теле, әдәбият һәм тарих факультетында белем алучы буларак, авылым тарихы турында курс эшләре, аннан диплом эше эшләдем. Олы Нырсы тарихын өйрәнеп, балаларга белем бирүче әнием белән берлектә Нырсуар,Нырсы җире- шанлы изгеләр иле, дип исемләнгән китап бастырып чыгардык.  Әлеге китаптан мәчетебез тарихына багышланган өлешен сезнең хозурыгызга да тәкъдим итәм.

    Олы Нырсы авылы элек-электән тирә-юньдәге авыллар өчен мәгърифәт  һәм берләштереп торучы үзәк булган. Казан ханлыгы җимерелгәнче татарларның зур күпчелеге Ислам динен тоткан. Олы Нырсы авылы халкы да искәрмә түгел. Моның шулай икәнен Изгеләр зиратындагы кабер ташлары , алардагы эпитафик язма истәлекләр раслый. Ислам динен зурлаган, хөрмәт иткән халык яшәгән биредә. Дин хакына шәхит киткән мөселман кардәшләребез турында риваять безнең көннәргә кадәр сакланып килгән. XVI гасырның икенче яртысыннан башлап, Казанда һәм башка шәһәрләрдә мәчетләр төзү тыелганнан соң, XVIII гасырның беренче яртысына кадәр мөселманнарның дини тормышы бернинди законнарсыз һәм рәсми идарәсез үз иркендә кала. Шулай да авылларда халык җыемы белән мәчетләр салына, мәдрәсәләр эшли. Ә власть мәчетләр белән кызыксынмый, дин әһелләрен исәпкә алмый. Ревизия ясаганда да аларны крестьяннар дип яза.

 Тарихта билгеле булганча,Екатерина II патшалык иткән елларда мәчетләргә караш бераз уңай якка үзгәрә. Мулла булырга теләгән кешеләр, билгеле бер белемнәрне алганнан соң, Духовное собраниедә зур сынаулар узарга тиеш булалар. Муллалыкны губернатор указ белән үзе йөкли. Указлы мулла кайбер салымнардан, хәрби хезмәттән азат ителә.

  Олы Нырсы урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда , авыл китапханәсендә туган як тарихына караган экспонатлар,  авыл тарихы турында язмалар, мәчетебез тарихы, муллалык иткән кешеләрнең биографияләре   саклана. Архив документларына караганда, Олы Нырсыда  мәчет 1862 елда төзелә.  1864 елдан Олы Нырсы мәчетенең имам - хатибы һәм мөдәррисе Галимулла Яруллин була (1910 елда үлә). 1904 елда аны Казиле (Арча районы) мәдрәсәсендә укыган һәм 1904 елда Уфада да, Казанда да (рус теленнән) имтихан биргән улы Касыймхан Галимуллович Яруллин алыштыра. Дин әһелләренә беренче чиратта мәхәлләдәге балаларны укыту вазыйфасы йөкләнгән. Малайлар берничә ел дәвамында мәктәптә башлангыч белем алган, ә кызларны абыстай мулланың өендә генә укыткан. Олы Нырсыда  Сәхибә, Фатыйма исемле абыстайларның кызлар укытуы билгеле. Революциядән соң әле 1932 елларга кадәр мәчет һәм мәдрәсә биредә эшли.Мәчет каршында эшләгән мәдрәсәне революциядән соң мәктәп итеп үзгәртәләр. Ә янындагы мәчетне клуб итәләр дигән хәбәр авылга таралгач, мәчет бинасы серле рәвештә янып китә.Шул рәвешле күп урыннарда гаугалы, халык күңелен рәнҗеткән вакыйга – мәчетне “сәвит йорты” итү, манарасын кисү кебек эшләр Олы Нырсы авылында булмый кала. 1931 – 1932 елларда (төгәл датасы билгеле түгел) мәчет бинасы янганнан соң, авылның 62 ел дәвамында иман йорты булмый. Ләкин халык барыбер төп шәригать кануннарын үтәп яши: яшертен булса да никахлар укыла, балага исем кушу, мәет җирләү, ашларын уздыру да изге йола булып кала.Тыныч кына итеп гает намазлары да башкарыла.Боларның барысын да халык сайлап куйган муллалар башкара.Әле мәчет төзелгәнче, үзлегеннән шәригатьгамәлләре башкарган авылдашларыбыз:Хәйретдин Зәйнетдинов, Шәвәли Гәрәев,Сәхипзадә Шәйхетдинов, Габдрәүф Шакирҗанов, Гарифулла Гөбәйдуллин, Габдрәүф Сабировлар. Бу авылдашлар указлы имамнар булмасалар да, вәгазьләр сөйләп, халыкны иманга, исламга чакыручылар була.

    Динебез күтәрелеш чорына кергәч,  1997 елда Олы Нырсы авылында яңа мәчет ачыла. Аны ачу тантанасына мөфти Габдулла хәзрәт Галиуллин килә. Аның беренче имамы – Зәйнетдинов Фәсәхетдин һәм Мөбинов Вакыйфлар булалар.

Аллага мең шөкер : хәзер мәчетебез эшләп тора. Җәмәгать белән җомга, гает намазлары укыла. Көненә 5 тапкыр азан әйтелә. Көндәлек намазларда да берничә кеше сәҗдәдә утыра. Әлбәттә , аларның сафы ишәюен бик телибез. Ислам , шәригать кушканча яшәүче мөселманнарыбызның аз булуы да борчый. Шуның белән беррәттән, күңелләребезне хушлый торган күренешләр дә бар. Безнең янәшәбездә булып торучы шушы изге гамәл - яхшылыклар киләчәккә ышанычыбызны арттыра.

   2015 елда Олы Нырсы авылында яңа мәчет төзелә башлый. Аның идея һәм проект авторы - авылыбызның мәзине Фәнис Кыям улы Хәйретдинов. Башта яңа мәчет төзү фикере күпләргә аңлашылмады : янәсе, әле мәчетебез кечкенә булса да нык, таза. Шушы мәчеткә йөрүчеләр дә сирәгәя , гомумән , авылыбызда  халык саны кимүгә бара. Бүгенге көндә бик  күп авылларга хас күренешләр бу . Ләкин Фәнис Хәйретдиновның үзен тыңлагач , бу кешенең дөрес фикерләвенә , киләчәкне уйлап эш итүенә исең китә һәм аның  чын мөселманча гамәл кылуына инанасың: “Әйе , статистика безнең файдага түгел ,-дип сөйли ул,- әйе, мәчеткә йөрмәүче өлкән кешеләребез дә бар , ләкин карагыз әле гает намазларын : җылы якка гына сыймыйча , салкын якка да, хәтта тышка да чыгабыз . Динле яшьләрнең артуы сөендерә. Хатын – кызлар , балалар өчен мәчеттә әледән – әле дини курслар эшләп ала . Андый чакларда урын тарлыгы бик сиздерә. Бу яңа мәчетне без төземәсәк , берничә елдан аны төзергә алынучы булмаска мөмкин, чөнки авылда калган яшьләр аз. Әзерлекле , укыган яшь муллалар ни өчен авыл мәчетләренә кайтмый ? Чөнки аларның торак мәсьәләсе хәл ителми . Ә безнең  яңа мәчет бу якны да исәпкә алып төзелә . Бүгенге көн белән генә яшәп, без үзебезне чиклибез . Шәт  иншаллаһ ,  Аллаһының ярдәме белән, мәчетебезне төзеп чыгарбыз. Авыл халкы бу эштә бик актив катнаша, якташлар спонсорлык ярдәме күрсәтәләр. Мәчет төзелешенә хакимияттән дә , Диния нәзарәтеннән дә  акча алмадык.” - Менә шундый матур фикерләр  изге теләкләр белән яшәп һәм гамәл кылып   чын мөселманча авылдашларын яхшылыкка өндәп яши безнең мәзинебез Фәнис Хәйретдинов.

  Авылдашыбыз Гөлфия Сәләхиева – үзлегеннән дин сабагы өйрәнгән, гарәп язуын үзләштергән мөслимә. Совет чоры мәктәбендә белем алган 50 яшьлек бу ханымның дингә килүе, 5 вакыт намазын үтәве , гаиләсенең ислам, шәригать кануннары буенча яшәве аның чын мөселман хатын - кызы  икәнлеген дәлилли . Гөлфия, болар белән генә канәгәть калмыйча, менә өченче ел инде дин сабагын өйрәнергә теләгән авылдаш хатын -кызларына мәчеттә дәресләр бирә .

    Татар халкы үз тарихы белән кызыксынуны көчәйтмәсә, аны башка милләт кешеләре килеп эшләмәс. Шунлыктан үзебезнең тарихны пропогандалау, үстерү безнең төп бурычыбыз. Тормыш дәвам итә, алга бара. Безгә үз тарихыбызны, бабалардан калган мирасны югалтмаска кирәк. Безнең үткәнебез  - безнең киләчәгебез ул. Үткәнне барлау безнең бурычыбыз ул.

 

Гыйльметдинова Нурания, Дәүләтшина Алисә,  Олы Нырсы авылы.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев