Мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе булып узды
Бүген, район мәдәният йортында, мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе булып узды.
Мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов Татарстан Республикасы муниципаль районнарының мәдәният көннәре кысаларында узган смотр-конкурста катнашкан иҗат коллективларының чыгышларына йомгак ясады. Очрашуда районның мәдәният хезмәткәрләренә "Пушкин картасы" программасы һәм грант эшчәнлеге буенча эшне тагында активлаштыру, “Милли хәзинә» һәм “Созвездие-Йолдызлык" яшьләр фестиваленең район конкурсларын тиешле дәрәҗәдә уздыру, республика бәйгеләрендә актив катнашу, «Халык» исемен алу өчен коллективлар әзерләү, СВОда катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюны дәвам итү бурычлары куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев