Май бәйрәмен йомырка җыеп каршы алдылар
1 май-тынычлык, үзара татулык, илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен халык бәйрәме.
Халыкның йола- бәйрәмнәре -яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак, чөнки ул халыкның рухи байлыгын, милли үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен буыннан-буынга җиткерә. Районыбызның кайбер авылларында ( фотоларда Күкчә, Олы Кибәхуҗа, Максабаш, Казаклар авыллары) май бәйрәмнәрендә балаларның, өйдән-өйгә кереп, йомырка җыю йоласы хәзер дә сакланып килә.Олылар бу чарага алдан әзерләнә. Йомыркалар буйый. Кәнфит, башка тәм-том да әзерли. Теләкләр тели-тели, илләр тыныч булсын, игеннәр уңсын дип, сәламәтлек сорап, балаларга күчтәнәчләрен тапшыра. Кемдер аны, руслардан килгән йола, ди. Тик йомырка җыю бәйрәме электән күп татар авылларында узган. Иң мөһиме — ул балаларны берләштерә, татулыкка өнди.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев