«Май канаты» ясау буенча осталык дәресе
Осталык дәресе гореф – гадәтләребез, милли йолаларыбыз “Каз өмәсе”, “Каурый өмәсе” турында сөйләшүдән башланып киткән.
Казаклар авылы итапханәчесе Альбина Рахматулина чарада катнашучыларны май канаты үрү серләренә төшендергән. Балалар гармунга кушылып җырлый - җырлый берсеннән-берсе уздырып канатлар үргән. Чара барышында “Йөзек салыш”, “Канат”, “Түбәтәй” уеннары уйналган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев