Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Максабаш авылы халкы да битараф калмады

Илдә барган вакыйгалардан Максабаш авылы халкы да битараф кала алмады. “Хәрбигә ярдәм янәшә ” акциясе кысаларында, Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре «Ак калфак» берләшмәсе хатын –кызлары белән берлектә, хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм йөзеннән, оекбашлар бәйләүне оештырганнар.

"Әзер оекбашлар алып килүчеләр дә күп булды, үз өлешен керткән һәркемгә бик зур рәхмәт!  Безнең күңел җылысы кушып бәйләнгән оекбашлар солдатларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Хәрби операциягә алынучы солдатларыбызның аяклары туңмавын, илләр тынычланып, туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез", - диделәр Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев