Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Максабаш авылында балыкчылар ярышы узды

Балыкчылар белән бергә җанатарлары да, карарга килүче кунаклар да шактый җыелган. Барчасын да бер уртак тема берләштерә - кем, кайда, күпме балык тотуы, нинди маҗараларга очраганнары турында хәтирәләр белән уртаклашалар.

Һава торышы нәкъ менә балыкчылар теләгәнчә иде. Күктә кояш елмая, күл өстендә сихри матурлык, эреле-ваклы балыклар йөзә. Балык тоту өчен сабырлык кирәк диләр. “Тыныч кына күл буенда балык тотып утыру ял иттерә, күңелгә тынычлык бирә, бар тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, сабыр булып, тыныч кына утырсаң балык эләгә. Балык тынычлыкны, сабырлыкны ярата “, - ди балыкчылар.
Бәйгедә 35 кеше кеше катнашты. Беренче балыкны җитез генә Айнур Хабибрахманов эләктереп алды. Катнашучылар арасында иң яшь балыкчы Сөләйман Саитов, иң өлкәне Мәүлетҗан абый Абдуллин иде. Балыкка йөрергә яраткан Мәүлетҗан абыйга 71 яшь. Бәйге барышында 35 сантиметрлы - иң зур чуртан балыгын 2017 елда туган Раяз Рамазанов тотты. Балыкчылар бер-берсе белән кызыклы әңгәмә корып, ярыша-ярыша балык тотты. Бәйгенең барышын район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин да күзәтте, балыкчылар белән аралаштылар. Соңыннан балыкчылар уха пешерде. Табын янында әңгәмә янә балык темасына дәвам итте. Бәйгене оештыручылар Теләченең “Балыкчылар” кибете хуҗасы эшмәкәр Инсаф Әглямов, яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлегенә рәхмәтен җиткерә.

Эльмира Котдусова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев