Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Максабашының яшь йөрәкләре

“Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбле – Максабаш авылының бизәге, авылның рухын яшәтүче. Авылда бер генә чара да бу ансамбльдән башка узмый.

Аларда халык зирәклеге, татар халкының гореф-гадәтләре, борынгы җырлары, һөнәрчелеге хәзинәсе дә саклана. Әлеге ансамбль  җиде ел элек  барлыкка килгән. Хәзер аның составында ун кеше, иҗади коллективны җирле мәдәният йорты директоры  Алинә Сөнгатуллина  җитәкли. Коллектив репертуары борынгы җырлардан да, заманча җырлардан да тора икән,  татар халкының йолаларын да сәхнәләштереп күрсәтәләр алар. Катнашучыларның һәрберсе бу борынгы йолалар турында ишетеп кенә белми. Әгәр дә инде кем дә булса бу йолаларны белеп-күреп үсмәгән булса, аларга бу турыда әниләре, әбиләре, карт әбиләре сөйли. Хәзер алар бу гореф-гадәтләрне яшьләргә өйрәтә. “Үзебезне белгәннән бирле җырлыйбыз инде. Сәхнәгә халык алдына чыгу - бик җаваплы эш, һәрбер номерны җиренә җиткереп башкарырга тырышабыз, озаклап репетицияләр үткәрәбез, - диләр ансамбльдәге апалар. “Балкыш” республика фестивалендә дә еш катнашалар икән. - Элегрәк елларны бер кызык хәл булган иде - "Балкыш" фестиваленә мөнәҗәт укыйм дип кенә барган Флүрә апабыз, башкаларның биегәненә ​ кызыгып, миннән дә була бит бу, дип, бию номинациясендә дә катнашып кайткан иде, - дип көлештеләр алар.

- Безнең  “Яшь йөрәкләр» вокаль ансамбле элегрәк “Ак калфак” исеме белән йөртелгән.  Әлеге коллективны талантлы максабашлыларны бергә туплаучы иҗади төркем дияргә була. Зәмзәмия, Гөлсәхра, Гыйльминур, Фәния, Фәридә апалар, хәзер  ансамбльдә даими йөрмәсәләр дә, әлләнигә бер, безне онытып бетермичә, авыл мәдәният йортында үткәрелгән кайбер чараларда әле дә катнашалар, рәхмәт аларга, – ди Алинә. – Без бик еш җыелабыз. Җырлыйбыз,  биибез, эрлибез, бәйлибез, спектакльләр уйныйбыз. Авылда гына түгел, төрле район чараларында да  катнашабыз, күрше авылларда да чыгыш ясыйбыз. Ансамбльдә  хәзер дә өлкәннәребез  бар.  Рәмзия Сөнгатуллина, Сәлимҗанова Рәйлә,  Усманова Илһамия апалар барлык чараларда  актив катнашалар. Безне дә күп нәрсәгә өйрәтәләр. Үзләренең яшь чакларындагы кичке уеннарда нинди җырлар җырланган, нинди уеннар үткәрелгәнен безгә сөйлиләр. Гөлүсә Исламова, Резедә Абдуллина, Фидания Набиуллина, Лилия Минхаҗева, ​ Гөлнара Сөнгатуллина кебек, халкыбызның гореф-гадәтләрен, җырларын саклаучы авылдашларыбыз безнең җирлектә булуына сөенеп яшибез, чөнки алар милли-мәдәни мирасыбызны яшь буынга җиткерәләр.  Әле алай гына да түгел, алар гаиләләрен дә безнең мәдәният йортына тарттылар - кемнең малае, кайсының кызы яисә тормыш иптәше төрле берләшмәләргә йөри - җырлый, гармунда уйный, бии, спектакльләрдә катнаша.   Мин аларга бик рәхмәтле!

Теләче районының Максабаш авылында менә шундый хәлләр, дуслар. Авыл уртасында мәдәният йорты балкып утыру –  үзе үк авылга матур бизәк. Ә инде аны дәртле, моңлы  кешеләр яшәтә икән – бу инде ямь өстенә ямь!

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев