Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәктәбебез тарихы әнә шулай языла...

Баландыш төп мәктәбе тарихына бүген тагын бер бит өстәлде. Мәктәбезнең йөзек кашы булган укучыларыбыз өчен кыңгырау соңгы тапкыр чылтырады.

Бәйрәм заманча итеп бизәлгән залда үтте. Чарага кунак булып  Теләче - информ мәгълүмат үзәге җитәкчесе Хузин Ленар Йосыф улы, Теләче районы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Вахитова Миләүшә Госман кызы , “Низамов “ исемендәге крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе исеменнән хисапчы Салахиева Миләүшә Камил кызы , Баландыш авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтшин Рөстәм Шәмсевәли улы , әти – әниләр, әбиләр , апалар килгән иде. Бәйрәм котлаулар  җыр- бию белән үрелеп барылды. Һәр укытучыга үз  номинациясе исеменә истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Үз чиратында әти –әниләр, әбиләр тарафыннан мөгаллимнәргә булган хөрмәт  һәм рәхмәт  сүзләре әйтелде. Быелгы уку елында  җиде укучыбыз төп мәктәпне тәмамлый. Бу сыйныф турында бик матур җылы сүзләр әйтелде. Чөнки бу балалар безнең мәктәп данын бөтен республикага тараттылар. Соңгы өч елдагы уңышларыбыз шушы укучыларыбызның тырышлык нәтиҗәсе. Бу класста мәктәбебездә  беренче тапкыр башлангыч класста олимпиада буенча республика призеры, инглиз теленнән “ Олимпка юл” һәм бөтенроссия призеры, төньяк- көнчыгыш олимпиада җиңүчесе , башлангыч класслардан башлап бөтенроссия Илхам конкурсы җиңүчеләре, халыкара олимпиада призеры һәм башка бик күп конкурсларда , олипиадаларда урын алучылар  укыды. Без алар белән горурланабыз, аларга алдагы тормыш сынауларын уңышлы үтәп, үз юлларын табып әти – әниләр , мәктәп йөзенә кызыллык китермичә яшәүләрен теләп калабыз.

  Ак юл сезгә, балалар!

Баландыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы  Заһидуллина Әлфирә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев