Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәктәпкә экскурсия

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иң кызыгы – мәктәп буенча чын экскурсия, парта артында утыру, тактада акбур белән нидер ясау мөмкинлегедер.

Булачак беренче сыйныф укучылары  үз хыялларын тормышка ашырган -  12 нче сентябрь көнне өченче номерлы балалар бакчасы балалары Теләче урта мәктәбенә экскурсиягә барганнар. 

    "Балалар алдында зур коридорлар, якты сыйныфлар, ачык күңелле педагоглар белән искиткеч мәктәп тормышының яңа дөньясы ачылды.  Коридорлар буйлап узганда укучылар ясаган  рәсемнәрен карадылар, фотостендлардан укучыларның ничек яшәве һәм аларда нинди чаралар узуы турында белделәр. Балалар экскурсиядән үзләре өчен мәктәп турында бик күп яңалык алып, тизрәк укырга бару теләге белән янып кайттылар",  дип хәбәр иттеләр әлеге балалар бакчасыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев