Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда финанс грамоталылыгы
Хәзерге тормыш үз стандартларын күрсәтә: базар икътисады шартларында кеше нинди генә яшьтә булса да, аңа икътисад ягыннан грамоталы булырга кирәк.
Хәзерге балалар тормышта акча роле белән бик иртә танышалар. Чөнки алар көн саен урамда, телевизордан, мәктәптә, өйдә акча турында сөйләшәләр. Балалар кече яшьтән үк акчаның кирәкле әйберне алырга мөмкинлек бирүен аңлый һәм алар белән мөстәкыйль рәвештә эш итә башлавын аңлый башлый. Шуңа күрә икътисади белем нигезләрен өйрәтүне балалар бакчасында ук башларга кирәк, чөнки акча һәм аларны куллану турындагы күзаллаулар мәктәпкәчә яшьтә формалаша башлый.
Финанс белемен формалаштыруның нәтиҗәле чарасы булып уен эшчәнлеге тора, аерым алганда, сюжетлы - рольле уен.Шөгыльләрне балаларөчен уңайлы булган - театраль спектакльләр, әкиятләр, төркемдә тематик уеннар рәвешендә үткәрергә мөмкин. Алар балаларда хезмәт сөючәнлек, булдыклылык, намуслылык, җаваплылык һәм үз-үзләренә ышаныч,ситуациядән иң яхшы чыгу юлларын эзләргә ярдәм итәчәк.
Районыбыздагы оешма- предприятиелар белән даими элемтәдә торабыз. Алар балаларга үзләренең һөнәрләре турында белемнәр биреп, тәҗрибәләре белән уртаклашалар.
Беренчел икътисади күзаллаудан башка финанс грамоталылыгын формалаштыру мөмкин түгел. Икътисади тәрбиянең асылы икътисадка махсус белем бирүне оештырудан түгел, ә балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен икътисадый эчтәлек белән баетудан гыйбарәт. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның тормышын гап-гади икътисади мәгълүмат белән баету реаль икътисади фикерләүне формалаштыру алшартлары үсешенә ярдәм итә, бу исә бу процессны тагын да аңлаешлырак итәчәк. Димәк, финанс грамоталылыгы хәзерге вакытта бик актуаль тема дип әйтергә була.
Ибраһимова Айгөл Рафаэль кызы,
Теләче 3 нче номерлы “Шатлык” балалар бакчасы тәрбиячесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев