Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Макулатура җый - агачны саклап кал!» экологоик акциясе узды

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында “Макулатура җый - агачны саклап кал!» экологоик акциясе оештырылды.

Акциянең төп максаты әти-әниләрне балалар белән бердәм файдалы эшчәнлеккә җәлеп итү, көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыюга этәрү һәм үсеп килүче яшь буын вәкилләрендә табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү иде.

 Бу акцияне балалар әти-әниләре белән берлектә  шундук хуплап алдылар. Бигрәк тә уртанчылар төркеме балалары акциядә зур кызыксыну белән, бер-берсе белән ярыша–ярыша катнаштылар. Һәркемнең өендә актуальлеген югалткан китаплар, иске кәгазь каталоглар, күптән укылган матбугат басмалары хәйран күп булып чыкты. Нәтиҗәдә 480  кг күләмендә икенчел кәгазь чималы җыеп алынып тапшырылды.

 Бу чара балалар бакчасында  елдан-ел популярлаша баруы турында әйтеп үтәсе килә. Берничә ел дәвамында үткәрелгән акциядә катнашучылар саны һәм җыелган макулатура массасы арта бара. Табигый ресурсларны саклауга ата-аналарның һәм балаларның битараф булмавы куандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев