Макулатура җыю - хезмәт тәрбиясе
Макулатура җыю – урманнарның, туган җиребезнең, ахыр чиктә планетабызның табигый матурлыгын саклау гына түгел. Кәгазь калдыклары җыю ул әле сакчыллык та, хезмәт тәрбиясе дә.
Бу эшкә һәркем үз өлешен кертә ала. Макулатураны Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында ел дәвамында берничә тапкыр җыялар. Бу чара инде традициягә әйләнде. Балалар да, әти-әниләр дә әлеге чарага актив катнаша. Һәр акциядән соң нәтиҗә ясап, актив балаларны билгелиләр, аларга рәхмәт хатлары тапшыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев