Маршрутлар билгеле
15 гыйнварда кыргый җәнлекләрне һәм киек кошларны исәпкә алу башланды. Ул 10 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Бу аучылык ресурслары һәм аларның яшәү тирәлеген дәүләт мониторингы кысаларында ел саен үткәрелә торган чара.
Быел ул дүрт яңа методика буенча оештырыла - кышкы маршрут исәбе, авиаисәп, тавышлы прогон һәм ясалма концентрация урыннарда исәпкә ала. Бу аерым аучылык участокларындагы хайваннарның саны турында максималь дөрес мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.
Бездә кышкы маршрут исәбе методы кулланыла, хайваннар санын алучы район аучылары һәм егерьлары үткәрә. Аларга 7 маршрут буенча 180 чакрым юл үтәргә туры киләчәк.
Һәр елны, кыш айларында безнең якларда яшәүче җәнлекләрнең һәм кошларның якынча исәбен алабыз. Урманнарда пошилар очратырга була, соңгы елларда кыр кәҗәләре дә күренә башлады. Былтыр Африка чумасы таралу куркынычы арткач, кабан дуңгызларының санын киметтек. “Кызыл китап”ка кертелгән ак куян (заяц-беляк) да бар бездә, үр куяннары (заяц-русак), төлке, сусар (куница) селәүсен (рысь) дә очрый урманнарыбызда. Район биләмәсендә игелә торган көнбагыш мәйданнары арту сәбәпле, кошлардан - урман тавыклары (тетерв) саны аеруча артты, суер (глухарь) бездә юк. Боҗыр (рябчик) белән соры кыр тавыгын (куропатка) еш очратабыз, - дип шәрехләде кыргый җәнлекләрне һәм киек кошлары исәпкә алу тәртибен Татарстан Республикасы Биологик байлыклар дәүләт комитетының районара инспекторы Эмиль Гаязов.
10 гыйнвардан поши, кыр кәҗәләре, кыр куяннарына ау сезоны ябылды. Аучылар 28 февральгә кадәр көпшәләрне бары кабан дуңгызларына һәм төлкеләргә генә төзи ала.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев