Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Маршрутлар хәвефсез үтсен...”

Тумышы белән Балтач районыннан булган, хәзер гаиләсе белән Теләчедә гомер итүче һөнәре буенча инженер-механик Закиров Газинур Зөфәр улын районда белмәүчеләр сирәктер.

Ул Әфганстан сугышында катнаша, эчке эшләр органнарында егерме ел эшләп, отставкага чыга. Бүген район полиция бүлегендә Ветераннар советын җитәкли. Шулай ук ун елдан артык хуҗалык-эксплуатация конторасы (ХЭК) җитәкчесенең транспорт буенча урынбасары вазыйфасын башкара. Узган ел нәтиҗәле хезмәте өчен Транспорт министрлыгының Мактау грамотасы белән дә бүләкләнгән. Бүген Газинур Зөфәр улы белән районда транспорт хезмәте күрсәтүче оешма хакында сөйләштек.

- О к т я б р ь н е ң с о ң г ы якшәмбесендә Автомобильчеләр көне билгеләп үтелә. Быел ул 30 октябрьгә туры килә. Машина йөртү таныклыгын яңа алганнарга, гомерләрен машина йөртүгә багышлаганнарга да бу - уртак бәйрәм дияргә була. Газинур Зөфәрович, сезнең кул астында барлыгы ничә машина йөртүче хезмәт куя?

- Бездә барлыгы 19 шофер эшли. Безнең карамакта 16 автобус исәпләнә. Шуларның унбере – мәктәп автобуслары. 31 авылдан 199 баланы мәктәпкә йөртәбез, спорт ярышларына, төрле чараларга алып барабыз. "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы" Федераль закон һәм “Оештырылган төркемнәр белән балаларны автобусларда йөртү турындагы” хөкүмәт карарына таянып эшлибез. Автобуска, йөртүчегә нинди таләпләр куела, барысы да шунда язылган.

- Кайберләренә тулырак тукталып узсагыз иде.

- Шофер итеп бары тик транспорт йөртү таныклыгында тиешле категориясе һәм автобус йөртү тәҗрибәсе өч һәм аннан күбрәк ел булганнарны гына алабыз. Шулай ук элеккеге хезмәт урыннары буенча бирелгән белешмәләрне дә игътибардан читтә калдырмыйбыз. Автобус шоферлары иртә-кич медицина тикшеренүе уза, гараждан юлга кузгала, эшләре төгәлләнгәч, кире шунда кайта. Аларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрү өстендә дә даими эш алып барыла. Балаларны мәктәпкә барганда-кайтканда озатып йөрүчеләргә дә җаваплылык зур. Һәр укучы автобуста үз урынын алганмы, иминлек каешлары эләктерелгәнме - юлга чыкканчы һәрберсен дә тикшереп чыгарга кирәк. Автобуслар хәзер заманча җиһазландырылган, навигаторлар куелган.

- Димәк, һәрбер хәрәкәт контрольдә дигән сүз?

- Мәктәп автобуслары ГЛОНАСС спутник навигациясе системасына тоташтырылган. Машина йөртүчеләр диспетчер контролендә булгач, тизлек режимын, маршрутны сакларга һәм расписание буенча йөрергә тырыша. Төзексезлекләр була калса, тиз арада хәл ителә. - Бу урында һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан шоферларга әйтәсе килгән теләкләрегез дә бардыр.

- Безнең өчен иң мөһиме – маршрутлар хәвефсез үтсен. Шөкер, моңа кадәр күңелсезлекләрнең булганы юк. Бу яктан караганда, автобус йөртүчеләрнең хезмәтенә телтеш тидерерлек түгел. Ун елдан артык үз эшләренә җаваплы караган шоферларыбыз – Нәзир Борһанов (Нырсы мәктәбе), Илдус Шәрипов (Шәтке мәктәбе), Валентин Петров (Үзәк мәктәбе), Рамил Касыймовларны (Алан мәктәбе), шулай ук күп еллар бездә хезмәт куючы Илшат Галиәкбәров, Илдар Муллахмәтов, Гафият Шөгаеповларны аерып әйтеп китү кирәктер. Бүген лаеклы ялда булган ветераннарыбыз – Мөнир Кашафетдинов, Илгиз Гарипов, Хәлим Минһаҗев, Фиргать Гыйләҗиевлар белән дә элемтәдә торабыз. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан барлык шоферларга саулык-сәламәтлек, тыныч тормыш, гаилә бәхете, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телим.

- Без дә үз чиратыбызда районыбыздагы барлык руль артында булучыларны Автомобильчеләр көне белән котлыйбыз. Йөргән юлларыгыз хәвеф-хәтәрсез булсын. Каршыгызда һәрвакыт светофорның яшел уты гына янсын иде.

Алинә Шәмәрданова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев