Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Машина фараларын кабызып йөрсәгез иде

Һәр көнне диярлек иртән һәм көндез Теләче урамнарында фараларын кабызмыйча хәрәкәт итүче автомобильләрне күрергә мөмкин.

Мин, юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелеп, белмичә калдым микән дип уйлап, интернеттан эзләндем, ләкин автомобильләрнең фарасын сүндереп йөрүгә кагылышлы үзгәрешләрне тапмадым. Автомобильнең фараларын кабызмыйча йөрү юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу булып санала һәм моның өчен административ җәза да каралган икән.

Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Машинагыз нинди булуга да карамастан, яңамы, искеме,  кыйммәтлеме, әллә арзанлымы, аның утларын кабызырга кирәк. Гади генә кагыйдәләрне үтәмәү дә тора-бара куркыныч хокук бозуларга китерергә мөмкин. Транспорт белән идарә итүче һәр кеше башкалар тормышы өчен җаваплы, шуны истән чыгармасагыз иде.

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев