Машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юлларда игътибарлы булырга чакырабыз
Яңа ел төнендә көчле җепшек кар, карның өслекләргә ябышуы, буран һәм күз күременең 1000 метрдан кимрәк булуы көтелә.
1 гыйнвар иртәсендә урыны белән тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк көчле җил, юлларда бозлавык, кар өемнәре булу ихтимал.
Шуңа бәйле рәвештә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте начар һава торышы вакытында төп иминлек чаралары турында искә төшерә. Машина йөртүчеләргә тизлек режимын үтәргә, кискен маневрлар ясау һәм кинәт тормозга басудан сакланырга, дөрес аралык калдырып йөрергә кирәк. Җәяүлеләргә җәяү йөргәндә һәм юл аша чыкканда сак булырга киңәш ителә.
Чыганак: https://tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев