Матур гаилә – тормыш күрке
Районыбызның Балыклы авылында яшәүчеләрнең күпчелеген үз эшләренә гашыйк, тормыш сөючән, дәрте ташып торучы урта буын тәшкил итә. Яшьләр дә юк түгел. Румия һәм Айдар Кәримовлар гаиләсе – шундыйларның берсе.
Тырышып тапкан малларының әҗерен күреп, сөеп-сөелеп, киләчәккә якты өметләр белән яши бүген бу матур гаилә.
Айдар тумышы белән шушы авыл егете. Ватан алдындагы изге бурычын Түбән Новгород шәһәрендә үти. Туган ягына булган мәхәббәте, хезмәт сөючәнлеге аны Казан Дәүләт ветеринария академиясенә алып килә. Кулына диплом алып, районда хезмәт юлын башлый. Кечкенәдән әти-әнисе янында кайнашып үскән егеткә авыл җирендә эшләү авыр бирелми. Бүгенге көндә Алан авылында зоотехник булып хезмәт куя ул. Күрше авыл - Олы Мәтәскә авылы кызы Румия белән танышып, гаилә корып җибәрәләр. Румия әнисенең, әбисенең юлын дәвам итеп, Казан педогогия институтын тәмамлый. Укып бетергәч, Казанда балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп ала. Кайнана-кайната белән бергә тору куркытмый Румияне: булачак тормыш иптәшенең гаилә кору турындагы карары белән бик теләп ризалаша ул. Һәм үкенми: киресенчә, бергә төзегән тормышларына куанып, мәхәббәт җимешләре булган балаларына зур өметләр баглап, һәр туган көнгә шөкер итеп гомер итә. Шунысы кызык, Румиянең бертуган апасы да шушы гаиләдә кияүдә - килендәшләр булып яшиләр икән. Бүген алар бер-берсен хөрмәтләп һәм аңлап, тулы канлы тормыш белән яшәүче, тирә-юньдәгеләргә ярдәм итәргә әзер торырдай күркәм гаилә. Өйләнешеп бергә яши башлагач та, яшьләр сәнгатьне, спортны үз итәләр. Алар мәдәният йортында, мәктәптә, районда үткәрелгән һәрбер чарада актив катнашалар.
Хатын-кызның тавык та чүпләп бетерә алмастай эшләрен кайнанасы белән башкаралар: өлгер, тырыш, аш- суга оста, уңган хуҗабикә төп йортта килен хезмәтен үти, туганнарын, күршеләрен якты йөзе, тәмле чәе белән кунак итә. Иренә игътибарын ягымлы сүзен, тәмле ризыкларын җәлләми, төпле киңәшләрен бирә Румия. Өендә күз карашыннан аңлаучы хатыны, һәр башлангычта улларының эшен куәтләп, киңәш биреп торучы әнисе булуы, Айдарга эшендә зур уңышларга ирешергә этәргеч, дәрт бирә. Чөнки ул белә: өендә тыныч, тылы ныклы, аны яраталар һәм көтеп алучы якыннары бар.
– Бергә гаилә корып яшәвегезгә 11 ел булды. Бер ул, өч кыз үстерәбез. Балалар дөньяви белемне мәктәптә алалар, шулай ук дини тәрбия дә бирергә тырышабыз. Төрле конкурсларда еш катнашабыз алар белән. Тәрбия гаиләдән башлана, мин үземнең әти-әниләргә рәхмәтле, алар безне эшкә өйрәткән, тормыштагы чын кыйммәтләр белән таныштырган. Хәзер, үз балаларыбыз булгач, әти-әнинең хезмәтен тагын да тирәнрәк аңладык. Балага беренче еллардан башлап дөрес тәрбия бирү мөһим. Тормыш иптәшем белән акыллы, әхлаклы балалар үстерергә омтылабыз, һәр әти-әнинең төп бурычы шулдыр. Төп йорт янында яңа йорт торгызып кайнанам- Фәрдия әни белән бергә яшибез. Хәрвакыт киңәшләшеп, аңлашып яшибез. Балалар да “дәү әни” дип кенә торалар. Без аңа бик рәхмәтле. Әтибез 2016 елда фават булды. Бик оста куллы, җор телле, тырыш кеше иде. Урыны җәнәттә булсын. Авыл җирендә инде эш күп. Авыр эшләрне башкарганда апайлар, җизниләр кайтып булышалар. Аларга да бик зур рәхмәт. Аллахы Тәгалә беркемне дә, саулыктан, тигезлектән аермасын. Бала хәсрәтләре күрергә язмасын, – диде Румия.
Кәримовлар гаиләсендә ата-ана хакын хаклау, туган нигезне саклап калу, намуслы хезмәт белән дөнья көтү, нәсел шәҗәрәсен дәвам итү беренче урында. Йорт җирләренең төзеклеге, тормышларының муллыгы да тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе. Бакчаларындагы җиләк-җимеш агачлары мул уңыш белән сөендерә. Мал-туар, кош-кортлар асрыйлар. Ә авыл җирендә төп таяныч үз көчеңә генә... Тырышкан кеше барын да булдыра. Ә бу гаилә бар яктан да уңган. Менә шундый дус, тату, ярдәмчел бу гаилә бөтен авылга үрнәк, барлык якыннарының горурлыгы булып матур гомер итә. Сөешеп яшәгән шушындый парларның шөкер итеп яшәүләре соклануга лаек.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев