Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Матурлык ҮЗЕБЕЗДӘН тора

Сер түгел, чиста, төзек авылда яшәү - күңелгә рәхәт. Ә аның чисталыгы үзебездән - һәр көнне урамнардан узучылардан, аның чиста һавасын сулаучы авылдашлардан, кыскасы, тирә-юньдә чисталыкны, матурлыкны саклаучылардан тора.

Авылларыбызның да,  район үзәгенең дә көннән-көн матурлана, ямьләнә баруы беркемне дә битараф калдырмый. Әйдәгез, райондашлар, тирә -ягыбыздагы  матурлыкны күрә белик,  саклый  белик -  теләсә кайда чүп ташламыйк. Чүп өчен бит махсус савытлар бар. Әйдәгез, уртак йортыбызны чүпләмик!  Һәр кеше үзе яшәгән йорт - җирне, хуҗалыкны Сабантуй бәйрәмнәренә кадәр тәртипкә китерсә иде.  Матурлык үзебездән тора!

Зөлфия Ибраһимова. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев