“Мәчет тарихында гасырлар балкышы” район бәйгесенә
Алан авылы мәчете тарихы.
1993 елгы Татар календаренда: “...Үз тарихында Алан укымышлы кешеләре белән атаклы булган. Аның ике мәчете, мәдрәсәсе тирә-юньдә дан тоткан”,-дип язылган.
Беренче мәчет манарасыз булган, аның төзелгән елы һәм беренче мәхәлләнең оешу вакыты билгесез булса да ,ул 384 ир-ат, 338 хатын-кыз,101 хуҗалык йортыннан торган.1935 елга кадәр сакланган мәчет 1875 елда төзелгән, аның имам-хатыйбы Әхмәтша Хәйбуллин була,мәзин вазифасын Мифтахетдин Хәйбуллин башкара.1890 елда, аның вафатыннан соң, имам-хатыйб вазифасын аның улы Мөхәммәтшакир Әхмәтшин үти, аны 1909 елда улы Габдрахман Мөхәммәтшакиров алыштыра.1909 елның 19 ноябрендә имим-хатыйб итеп Мирза Габдрахман Мөхәммәтшакиров раслана,1903 елның11 февралендә мәзин һәм мөгаллим итеп Габдрахман Мифтахетдинов расланган була.
Мәчет каршында мәдрәсә-мәктәп эшли, анда 15 малай һәм 10 кыз укый. Аларга Габдрахман Мифтахетдинов дини һәм дөньяви белем бирә.1917 елга кадәр бу мәктәпне 150 малай һәм 100 кыз тәмамлый. 1917 елда мәчет эшчәнлеге туктатыла.
1893 елда икенче мәхәллә оеша һәм икенче мәчет салына,1895 елның 21 июнендә аның имам-хатыйбы итеп Габдулла Хәбибуллин, мәзине итеп Фәйзрахман Әхмәтшин раслана. Алар үз вазифаларын 1917 елның ноябренә кадәр башкара.
1930 елда мәчет манарсы кисеп төшерелә. Авыл халкы өчен бу көн зур кайгы көне булган, чөнки рухи кыйбласы булган мәчетнең манарасыз калуын авыл халкы бик авыр кичерә. Бу көннәрдә күпме ачы күз яшьләре түгелгән, күпме язмышлар таркалган, күк йөзебезне мәгънәсезлек сөреме каплап алган.
Алдагы елларда бер мәхәлләнең мәчетен клуб итеп үзгәртеп коралар. Икенче мәхәлләнең мәчетен мәктәп бинасын тулыландыру өчен файдаланалар.
Халкыбызны, динебезне кысып, буып торган көннәр артта калды. Иркен сулап куйган авылдашлар да үзләренә терәк булырлык, иманга чакырып торырлык дин йорты торгызу турында кайгырта башлаганнар. Юкка чыгарылган мәчетләрне кире торгызырга тотыну ниндидер мода артыннан куу гына түгел. Халкыбызның борынгы гореф - гадәтләрен, дини тәрбиясен кире кайтарырга омтылу ул. Аланда да аңа шундый изге максат белән тотындылар. Бу эшне ул вакыттагы колхоз председателе, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Мансур Хөсәенов башлап җибәрде. Ул аның бинасын төзетте, аен балкытты. Ул лаеклы ялга китү сәбәпле, күмәк хуҗалыкка сайлап куелган яңа җитәкче - шушы авылда туып - үскән, урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, авыл хуҗалыгы институтында белем алып кайткан яшь белгеч, кайнап торган энергияле Ирек Исмәгыйлев -калган күп төрле эшләрен тәмамлап куйды. Әлбәттә, Теләче районы хакимияте, барлык авылдашлар булышлыгыннан башка шундый зур төзелешне башкарып чыгып булмас иде. Авылыбызның имамы булып озак еллар буе элекке укытучы Әнәс абый Сөнгатуллин торды. Авылда иман нуры таратып, халыкка дини йолаларны үтәргә ярдәм итте.
Бүгенге көндә мәчетебез тулы көченә эшләвен дәвам итә.Авылыбызның имамы вазыйфасын Шөгаепов Гатият Юныс улы башкара.Һәркөнне яңгыраган моңлы азан тавышы күңелләрне сөендерә,һәр атнаны җомга намазы укыла,гает намазларына да авылдашларыбыз бик күпләп һәм теләп йөриләр. Мәчетебездә олылырга да,балаларга да дин сабаклары укытыла. Динебезгә хөрмәт тәрбияләү максатыннан экскурсияләр оештырыла.
Быел авылдашыбыз Шәйдуллина Равилә Шамил кызы ярдәме белән мәчете безгә өстәп янкорма салынды, манарасына алтын йөгертелгән ай куелды,тышкы стенасы матурлап эшләнде.
Хисамиева Гөлназ Әгъзәм кызы,42 яшь.
Теләче районы Алан авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев