“Мәчет тарихында гасырлар балкышы” район бәйгесенә язмалар килә башлады
Галимуллина Кәүсәрия Хәйретдин кызы, 48 яшь, Теләче районы, Шәтке авылы - туган авылы Шәтке мәчетенең тарихы белән таныштырып үтә.
Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары була. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы аның кешеләре күңелгә ифрат та якын. Ә аның моңлы азан тавышларын янгыраткан мәчете авылның бернәрсә белән чагыштырып булмый торган иң изге, бөек урыны. Алардан иман, нур бөркелә. Азан кешеләрне, авыл халкын Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга, намазга чакыра. Азан тавышы кешедә матур тойгылар тәрбияли. Күңелендә иманы булган кеше бу тавышны якын итеп кабул итә, аңа кушыла, догасын кылып намазга баса, күңелендә рухи байлык туплый. Ихлас күңелдән Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен гамәл кыла.
Риваятьләрдә бәян ителгәнчә, бик борынгы заманнарда Шәтке авылы урнашкан урында карурман шаулаган. Явыз Иван заманнарында көчләп чукындырудан качып баручы бер төркем татар кешесе, тормыш итү өчен уңайлы урын күреп, шушында төпләнергә карар кылган. Авылның нигезе соңрак – 1740-1742 еллар тирәсендә салынган, дигән фараз да яши. Авылыбыз гомер – гомергә динне хөрмәт итеп, Аллаһның берлегенә ышанып яшәгән, мәчетсез заманнарда да, урлап булса да корьән ашлары уздырганнар.
1921 елгы ачлыктан соң Шәткенең бик күп кешеләре икмәк һәм бәхет эзләп Ярославль, Себер якларына сибелә. Авылның дин, мәгърифәт тормышы тарихында да кызыклы һәм кызганыч сәхифәләр байтак. Шәткедә элек-электән мәчет вә мәдрсә эшләп килгән. 1929 елда Сталин репрессияләре канат җәйгәч, дин әһелләренә дә, авылның тернәкле тормыш алып баручы уңганнарына да караңгы көннәр килә. Көннәрдән бер көнне авылга (ул чорда Шәтке Базарлы Казыдагы өяз комитеты карамагында була) волостьтан кеше килеп төшә. Максаты биредәге Советка каршы мулла-мөәзиннәрне, кулакларны фаш итү. Мәчет манарасы аударылган көн Шәткедә мәет чыккан матәм көнен хәтерләтә. 1936 елда була бу хәл. Манараны, ике центнер бодайга алданып, кисеп төшерәләр. Шулай итеп авылда мәчет эшләүдән туктый.
Үзгәртеп кору чоры җиткәч, 1993 нчы елның ноябрендә иман йорты мәчетебез үз ишекләрен ача. “Сәлимҗан” мәчете җирлегебезгә ислам нурын таратуда чишмә башы булды. Ул, гыйбадәт кылу урыны гына булып кал¬мыйча, мәдрәсә ролен дә үти . Бик күп авылдашларыбыз шушын¬да “әлиф”не таяктан аерырга, ислам нигезләренә өйрәнә. Мәчет шәкертләре арасында динебезгә хезмәт итүче имам¬нар да бар. Мәчетнең башлангыч чорында авылыбызда имам булып Сәлимҗан абый Мөхәммәтҗанов торды. Шуңа мәчетебезнең исеме дә “Сәлимҗан” мәчете.
Мәчеткә яңа сулыш өрүдә Шәйхиев Фәрит Нургали улының хезмәте бик зур (бүгенге көндә мәрхүм, элеке мулла). Ул мәчетнең электр һәм җылылык челтәрләрен, су си¬стемасын, көнкүреш һәм бүлмә җиһазларын яңартты, тәрәзә йөзлекләре ясады, мәдрәсә бүлмәсе ясап, үзе мөгәллимлек итеп авылдашларыбызга, балаларга дин сабагы укытты. Урыннары оҗмах түрләрендә булсын.
Бүгенге көндә имам вазыйфасын Фәритнең бер туган абыйсы Шәйхиев Флүр Нургали улы башкара. Мәчетебездә көн дә азан тавышы ишетелә. Рамазан аенда инде ике ел рәттән корьән – хафизларны алып килеп , корьән укыйлар, бу изге эштә имам үзе башлап йөри.
Мәчет - Аллаһ йорты буларак, кешеләрне тынычлыкка, татулыкка, үзара ихтирамга өндәүче саваплы урын. Укылган азаннарыбыз халыкны намаз гыйбадәтен кылырга чакыру гына түгел, авылларыбызга иман нурын тарата, шайтанны качыра. Тыңлаучыларның күңелләрен назлый, җаннарыбызга рәхәтлек бирә. Дулкыннары еракларга, иген кырларыбызга, болыннарыбызга яңгырый. Халкыбызга Аллаһының бөеклеген кат-кат искә төшерә.
Бәйгедә катнашу тәртибе:
- Конкурста 11 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала;
- Катнашучы “Конкурс номинациясе” шартларына туры китереп, tulinf@rambler.ru адресына бер язма эчендә мәчетнең тарихы, хәзерге эшчәнлеге турында кызыклы, мәгълүмати текст белән бергә 10 фото юлларга тиеш;
-Язмада катнашучының исем-фамилиясе, яше, кайдан булуын күрсәтү төп шарт;
- Катнашучылар “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәгенең Вконтакте челтәрендәге https://vk.com/tulachigazeta төркеменә язылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев