Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«MediaStart» белем алу курслары узды

22 октябрь көнне Баландыш авылы мәдәният йортында «MediaStart» белем алу курслары узды.

Әлеге проект авторы  - мәдәният йорты директоры - ИлсаФ Тимербайев. "Бу идеяны  күптәннән башымда йөрттем. Казанда университетта белем алганда, фото-видеолар монтажлау белән бик кызыксына идем. Менә быел Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы үткәргән грант конкурсына заявка җибәргән идем, җиңеп тә куйдык", - ди ул үзе. Әлеге чарада катнашучы яшьләр  СММ, фотога һәм видеога төшерү юнәлешләре буенча белем алдылар.  Спекерлар  - В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты һәм Казан дәүләт аграр университеты студентлары катнашында узган чарада районыбызның 70 тән артык укучылар, студентлар һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Ахырдан барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр һәм  сертификатлар тапшырылды. 

Зөлфия Ибраһимова  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев