Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Милләтемнең асыл билгесе

Шигъри тәлгәшләр.

Сабантуе - борынгыдан килгән

Татарларның бәйрәм - йоласы.

Чәчү беткәч, ял итә дә белә

Менә кемнән үрнәк аласы.

Урамнарны иңләп яшь егетләр

Гармун суза, бирнә җыялар..

. Колга башына ук бик кадерләп,

Кызыл башлы сөлге куялар.

Түбәтәйле, ак сакаллы агай

Ачып куя иртүк капкасын.

Күңелләр киң, кайгы - хәсрәт кенә

Ил капкасын килеп какмасын.

Ак әбиләр сандыкларын барлый

Яшьлекләрен искә төшереп...

Бәхет теләп чиккән сөлгеләрдә

Күз яшьләре калган эленеп.

Сый - хөрмәте һәрчак мулдан аның

Табыннарда хезмәт җимеше.

Мәйданнарга горур атлап чыга

Игенченең зур шул өлеше.

Көрәшкә дип чыга яшь малайлар

Елмаешып, куллар бирешә...

Чын батыры илнең илен яклап,

Сугыш мәйданында көрәшә.

Атлар чаба, аргамаклар килә

Утлар чәчеп тояк астыннан...

Дөнья мәйданына илем чыга

Иярерләр аның артыннан.

Мәйданнарда гөрли Сабантуе –

Милләтемнең асыл билгесе.

Мәңге җилфердәсен әләмгә тиң

Кызыл башлы ап - ак сөлгесе!      (МинҗиҺан. Теләче)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев