Милли уеннар - тәрбия хәзинәсе
Иске Җөри авылы китапханә хезмәткәрләре “Ак каен” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан “Милли уеннар - тәрбия хәзинәсе” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрделәр.
Тәрбия сәгатендә китапханәчеләр балаларга элек-электән халкыбыз яратып уйный торган “Түбәтәй”, “Капкалы”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Этеп чыгарышлы” уеннар турында сөйләделәр һәм бергәләп аларны уйнадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев