Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Мин - хатын-кыз...

Мин - хатын-кыз... Түгеләмен кайчак тамчы кебек. Берәү әйткән җылы сүздән Карыйм бу дөньяга кабат көлеп.

Мин – хатын-кыз...
Нидер көтә күңел һәрбер яздан.
Бәхетлемен якыннарым Бүләк иткән сөю-наздан.
Мин – хатын-кыз...
Табигать күк үзгәрәмен мең төрлегә
Чәчәк атам, я булмаса Охшап калам нәни бер бөрегә.
Мин – хатын-кыз...
Кирәк икән, утка, суга керәм.
Янам-көям, яратылам һәм дә
Бу тормышта үз бәямне беләм.
Мин – хатын-кыз...
Яратылган бала сөяр өчен.
Әй, Ходаем, тик сынама берүк
Күпме диеп минем яшәү көчем...

Дамира Миннебаева. Җәнәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев