Мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге
27 -28 нче октябрь арасында Кукмара шәһәр тибындагы поселогында өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбировның командасы 2007-2008 нче елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабында катнашты.
Команданың составы: Абдуллин Самир, Ибраһимов Илназ, Зәйниев Риназ, Кәримов Ранил, Фатыйхов Руслан, Яхин Ислам, Исмаилов Самир, Антонов Альмир, Ибраһимов Делюс, Зәйнетдинов Альмир.
Уеннар нәтиҗәләре буенча безнең егетләр 3 нче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев