Минутлар түгел, секундлар хәл итә
Ел саен 30 апрельдә иң катлаулы һөнәрләрнең берсе – янгын сүндерүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан без Теләче янгын бүлегендә шофер булып эшләүче Марат Тимерхан улы Садыйков белән очрашып сөйләштек.
Янгын сүндерү эше авыр түгел дип уйлаучылар нык ялгыша. Дөрес, көн саен янгын чыкмый. Ләкин һәрчак әзерлектә булу кирәк. Бәла-каза сиздермичә килә. Тиз арада дөрес карар кабул итү – фаҗигаләрне булдырмый калырга яисә килеп туган хәлдән аз югалтулар белән чыгарга мөмкинлек бирә. “Безнең бүлектә үз эшен яратучы, үз һөнәрләренә тугры кешеләр эшли, коллектив бердәм, бер-беребезгә ярдәм итеп, аңлашып эшлибез. Хезмәтебез бер-беребезгә бәйләнгән йомгак кебек”, - ди 27 ел шофер хезмәтен башкаручы Марат Тимерхан улы. Әтнә техникумының механика бүлеген тәмамлаган егетне авылдашы Камил абый, юлда очратып, үзләренә эшкә чакыра һәм ул 1994 елдан башлап янгын бүлегендә. Зил-131, КамАЗ машиналарын йөртә. “Биредә эшләргә уйлаган кеше сәламәт һәм эшенә җаваплы карарга, сабантуй, бәйрәмнәрне онытып торырга тиеш. График белән эшләгәнлектән бәйрәм, ял көне дигән нәрсә юк. Баштарак авыр булса да, ияләндем”, - ди ул. - Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта һәр сәгать кенә түгел, һәр секунд кадерле. Бер минут булганчы җыенып чыгып китәбез”. Аның хезмәте җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнә. Күпсанлы Мактау кәгазьләре, медальләр, Рәхмәт хатлары – моңа ачык дәлил. Гаиләсендә дә ул – кадерле тормыш иптәше, балаларының яраткан әтиләре. Туган авылы Орымширмә авылында йорт салып гомер итәләр. Минутлар түгел, секундлар хәл итә Һәрвакыт киеренкелекне таләп итә торган хезмәтен Марат Садыйковның яратып башкаруы аның сөйләвеннән үк сизелеп тора. Һәр минуты кадерле булган катлаулы шартларда гомерләрен куркыныч астына куеп, тиз арада хезмәт бурычларын башкаручыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан аларга зур ихтирамыбызны белдерәсе килә.
Эльмира Котдусова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев