Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм ата-аналар белән нәтиҗәле аралашу һәм үзара хезмәттәшлек
Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында яшь педагоглар өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм ата-аналар белән нәтиҗәле аралашу һәм үзара хезмәттәшлек» темасына семинар-практикум булып узды.
Педагоглар белән "Педагогның коммуникабельлеген бәяләү һәм педагог проблемаларын диагностикалау" буенча анкеталау үткәрелде. Семинар-практикумда мәгариф бүлеге методистлары Якупова Резедә Зөфәр кызы һәм Сәитова Анна Николаевна чыгыш ясадылар. Чыгышлардан соң Теләченең 2 нче һәм 3 нче балалар бакчасы педагог-психологлары Зиннәтова Гөлшат Рәфкат кызы, Баева Адилә Геннадьевна тренинг-практикум үткәрделәр. Чарадан соң тема буенча фикер алышулар дәвам итте, алга таба эшчәнлек өчен максатлар билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев