Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мөмкинлекләр һәркемгә дә тигез

Бүген, ягъни 31 март көнне, район мәдәният йортында район мәдәният хезмәткәрләренең 1 кварталдагы эшчәнлекләренә багышланган киңәшмә булып үтте.

Киңәшмәдә җаваплы тармак җитәкчеләре -  район мәдәният йорты директоры Фирдәвес Нәгыймова, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Резидә Дәүлиева, Теләче туган якны өйрәнү музее директоры Фаягөл Имамиева,  Үзәк авылы мәдәният йорты директоры Кристина Майсурадзе, район мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Елена Фатыйхова (сер итеп кенә әйтәбез, бүген аның туган көне!) чыгыш сады. Йомгаклау сүзе белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов чыкты. 

Чыгышлардан аңлашылганча,  быел, ягъни Россиядә халык сәнәгате һәм матди булмаган мирасы елында мәдәниятчылар тарафыннан фольклор коллективлар бәйгесе һәм театр коллективлар фестивале үткәрү планлаштырыла. Шулай ук быел мәдәният хезмәткәрләренең белемен, һөнәри осталыгын тикшерү өчен аттестация үткәрү, Халык коллективы исеменә лаек булган коллективларның исемнәрен кабаттан яклау кебек чаралар да узачак. Районда эшләп килүче 9 Халык коллективының  эшчәнлеге комиссиягә тәкъдим ителәчәк.

Болардан тыш, киңәшмәдә грантлар язу, түләүле мәдәни чаралар үткәрүнең, фольклор коллективларының санын һәм эшчәнлеген үстерү, күренекле якташларыбызның юбилейларын лаеклы үткәрү зарурлыгы да калку күтәрелде.”Грантлар тагын да  яхшырак эшләү мөмкинлеге бирә. Сүз дә юк, моның өчен һөнәри белем, осталык, тырышлык һәм хезмәтеңне чиксез ярату кирәк. Алга зур максатлар куеп һәм күңел биреп эшләгәндә  моңа ирешергә була. Мисаллар байтак. Хәзер мөмкинлекләр заманы, мөмкинлек һәркемгә дә бертигез”, - дип ассызыклап үтте бу хакта район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов.

Мәдәният хезмәткәрләренең  эшчәнлеге төрле смотр-концертларда да чагыла. Узган ел һәм быел мәдәният йортлары һәм клублары берләшмәләрендә, китапханәләрдә  үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөрүчеләр дистәләгән  район, зона, республика, илкүләм смотр-концертларда катнашкан. Кемнәдер лидерлар рәтендә йөри. Шул ук вакытта арада бөтен мөмкинлекләре булып та, бик аз санда гына конкурста, грантта катнашкан, мәдәни чаралар үткәргән мәдәният учаклары бар. Аларга киңәшмәдә халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту, күбрәк милли-төбәк компоненты белән эшләү бурычы куелды. 

Соңыннан, республика мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасы тарафыннан үткәрелгән бәйгедә актив катнашкан хезмәткәрләргә әлеге ведомстовоның Дипломнары тапшырылды. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев