Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мөселман кардәшләр хоккей уйнады

Бүген, ягъни 19 февраль көнне, “Теләче – Арена” Боз сараенда танылган эшмәкәр, якташыбыз, Югары Кибәхуҗа авылы тумасы Шамил Шәйхи улы Галәвиев Кубогына мөселман кардәшләребез командалары арасында ачык хоккей ярышлары узды. Өченче тапкыр үткәрелгән ярышта Түбән Кама, Арча, Әлмәт, Чаллы шәһәрләре, Арча һәм Теләче районнары командалары көч сынашты.

Ярышларны ачу тантанасында хоккейчыларны Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Теләче районы мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, ярышның сәбәпчесе булган Шамил Шәйхи улы Галәвиевның улы Наил әфәнде сәламләде. Азактан җиңүче командаларны һәм матур уен үрнәге күрсәткән спортчыларны бүләкләү тантанасы да алар катнашында узды. 
Җиңүчеләргә һәм призлы урыннар яулаган командаларга Кубоклар, Мактау грамоталары, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Ә иң матур уен үрнәге күрсәткән спортчыларга истәлеккә хоккейчы сыннары бүләк ителде.
Көн буе дәвам иткән мавыктыргыч һәм киеренке ярышта беренче урынны Арча районы командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарга Әлмәт, Чаллы шәһәрләре мөселманнары лаек булса, дүртенче һәм бишенче урыннарда Теләче районы  һәм Түбән Кама шәһәре командалары.
Турнирның “Иң яхшы капкачысы” исеменә Арча районыннан Алмаз Сабирҗанов лаек булса, “Иң яхшы сакчы” исеменә Чаллы шәһәреннән  Ринат Ибраһимов лаек булды. “Иң яхшы һөҗүмче” булып Түбән Кама шәһәре командасыннан Рамзил Гыймранов танылды. Ә “Иң яхшы уенчы” исеме безнең Теләче районы командасы уенчысы  Рәсүл Фазлыевка бирелде. Арча районы хоккейчысы Илнар Галимуллин өенә “Иң төгәл алка сугучысы (снайперы)”исеме белән кайтып китте. Турнирның  “Иң кыйммәтле уенчысы” – Әлмәт командасыннан. Ул Айзат Шәвәлиев.
Мөселман кардәшләребез өчен үткәрелгән хоккей турниры Югары Кибәхуҗа авылы имам –хатибы Равил хәзрәт Ибраһимовның Корьән аятьләре укуы белән башланып китте һәм азагы да  ул укыган аятьләр белән тәмамланды.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев