Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мөселман кардәшләребез хоккей уйный

Бу минутларда “Теләче -Арена” боз сараенда якташыбыз, республиканың Атказанган химигы Шамил Шәйхи улы Гәләвиев истәлегенә мөселман-кардәшләребез арасында хоккей уеннары бара.

Дүртенче тапкыр үткәрелүче традицион турнирда Саба, Теләче, Арча, Питрәч районнары, Азнакай, Чаллы шәһәре мөселманнары көч сынаша.

Турнирны ачу тантанасында танылган хоккейчы, Россиянең Атказанган спорт остасы, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның ышанычлысы Данис Зарипов та катнашты. Уеннар районыбыз мөхтәсибе, Төньяк төбәк казые Исмәгыйль Хәзрәт Фәләхивның хәер -догасы, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның сәламләү сүзе белән башланып китте. Шулай ук тантаналы ачылышта Шамил аганың улы, ярышларның иганәчесе Наил әфәнде дә чыгыш ясады. Аннары районыбыз кунагы Данис Зиннур улы “Киләчәк” яшьләр үзәгендә район активы, тренерлар, физкультура укытучылары белән очрашты.

 

Фәнил Нигматҗанов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев