Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мөселманнар хоккей уйнады

Бүген көн дәвамында «Теләче -Арена» боз сараенда республиканың Атказанган химигы Шамил Шәйхи улы Галәвиев истәлегенә мөселманнар арасында үткәрелгән хоккей ярышы тәмам.

Ярыш Шамил аганың улы Наил әфәнде һәм аның гаиләсе иганәсенә үткәрелде. Исегезгә төшерәбез, турнирда Саба, Арча, Питрәч, Азнакай, Теләче районнары һәм Чаллы шәһәре мөселманнары көч сынашты. 

Беренче урында - Теләче командасы, икенче һәм өченче урыннарны Чаллы шәһәре һәм Саба районы командарлары бүлеште. Дүртенче урында Арча районы мөселманнары. Җиңүче командаларны һәм аерым номинацияләрдәтанылу алган хоккейчыларны муниципаль  район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, ярышның иганәчесе Наил Галәвиев һәм районның имам -мөхтәсибе, Төньяк  төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев тәбрикләде. Мөселманнар  арасында дүртенче тапкыр үткәрелгән турнир турында тулырак "Теләче" газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев