Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мөселманнар хоккей уйный

Хәзерге сәгатьләрдә, өченче тапкыр, Теләче боз сараенда танылган эшмәкәр, якташыбыз, Югары Кибәхуҗа авылы тумасы Гәләвиев Шамиль Шәйхи улы Кубогына мөселман кардәшләребез командалары арасында ачык хоккей ярышлары бара.

Ярышта Түбән Кама, Арча, Әлмәт, Чаллы шәһәрләре, Арча һәм Теләче районнары командалары көч сынаша. 

Ярышларны ачу тантанасында хоккейчыларны Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Теләче районы мөхтәсибе, Төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, ярышның сәбәпчесе булган Шамиль  Шәйхи улы Галәвиевның улы Нәил әфәнде сәламләде.

Җиңүчене һәм призлы урыннар яулаган командаларны Кубоклар, Мактау грамоталары, медальләр һәм истәлек бүләкләре көтә. Ә яхшы уен үрнәге күрсәткән спортчыларга истәлеккә хоккейчы сыннары тапшырылачак.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев