“Нәниләр чаңгы юлы”
Спорт - кеше тормышында бик мөһим урынны алып тора. Спорт ул - яшәү рәвеше. Һәрбер кеше сау-сәламәт һәм нык булу өчен спорт белән дус булырга, шөгыльләнергә тиеш. Кечкенәдән үк спорт белән дус булган кеше көчле, җитез, сәламәт һәм тәвәккәл була.
Мәктәбебездә укучыларда сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уятуга, спортка мәхәббәт, патриотик хис тәрбияләүгә, сәламәт кенә түгел Туган илен яклый һәм саклый алырга сәләтле булган кеше тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә. Менә 8 ел дәвамында мәктәбебез район мәктәпләре арасында физкультура һәм спорт буенча муниципаль инновацион мәйданчык булып тора. Бу юкка гына түгел. Чөнки мактанырлык уңышларыбыз да күп: безнең мәктәп укучылары командасы 2014 елда Анапа шәһәрендә россиякүләм “Президент ярышлары”нда призер булуга ирештеләр, Галәветдинов Рәдиф физик тәрбия фәненнән, Теләче районы күләмендә ин зур күрсәткеч - россиякүләм олимпиаданың 2016 елда призер, 2017 елда – җиңүче булды, 2 тапкыр республикакүләм призеры, ә Касимова Айсылу 2017 елда җиңүче булды. Шәйхетдинова Динә 3 тапкыр, Митрофанова Анна - 1 тапкыр, Гаязов Азамат - 2 тапкыр физик тәрбия фәненнән региональ этабының олимпиада призерлары булдылар. Касыймова Айсылу, Галәветдинов Рәдиф Казан спорт һәм туризм Академиясе физик тәрбия буенча үткәргән Иделара олимпиада призерлары. 2020 елда Гаязов Азамат һәм Митрофанова Анна ГТОның кышкы төре буенча республика этабы призерлары. Мәктәбебез укучылары - волейбол, милли көрәш, армспорт, чаңгыда узышу, ГТОның җәйге һәм кышкы төрләре буенча районның җыелсоң һәм кичләрен мәктәптә оештырылган баскетбол, милли көрәш, армспорт, теннис түгәрәкләренә теләп йөрүләре - мәктәпнең спорт буенча дәрәҗәсен күтәрүдә зур этәргеч. Мәктәптә сәламәтлек көннәре, спорт ярышлары, спортка багышлап гаилә бәйрәмнәре, күңел ачу кичәләре оештырылу балаларда спорт һәм сәламәтлеккә карата уңай караш тәрбияли. Һәр елны мәктәптә “Нәниләр чаңгы юлы” оештырыла. Бу көнне укучылар түземсезлек белән көтеп алалар, чөнки бу уеннарда иң көчле спорт сөючеләр көч сынаша. Быел бу “Нәниләр чаңгы юлы” район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары катнашында 6 март көнне үтте. 2023 елдан әлеге ярышлар Россия Кораллы көчләренең Украинадагы махсус хәрби операциясе барышында һаләк булган якташыбыз, күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлеге өчен “Батырлык Ордены” белән бүләкләнгән Дмитрий Павлович Дормидонтов истәлегенә багышлана. Бәйрәмдә шулай ук районыбыз җитәкчелеге вәкилләре Динар Гыйниятуллин, районыбыз прокуроры Нурия Сабирҗанова, Теләче Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова һәм башлангыч сыйныфлар методисты Гөлүсә Габдрахманова, башлангыч сыйныф һәм физик тәрбия укытучыларын һәм махсус хәрби операциясендә катнашып, хәзерге вакытта ялга кайткан авылдаш егетләре Илнур Закиров белән Раушан Сафин, Дмитрий Павловичның тормыш иптәше Ольга Андреевна, улы Павел, сеңлесе Нина Павловна катнашты. “Нәниләр чаңгы юлы” ярышының төп спонсорлары ИП “Мифтахов” җитәкчесе Нурсиль Мифтахов, “Шытсу” авыл хуҗалыгы предприятиесе “Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте” директоры Адель Билалов булды. Шулай ук иганәчелек ярдәме белән ИП “Шамсутдинова Г.Г.”, КФХ “Закиев И.И.”, КФХ “Сабиров Х.З.” һәм шәхсән үз исеменнән махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Биктаһиров Т.И. ярдәм итте. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрендә зур уңышлар юлдаш булсын! Бу көнне мәктәптә бәйрәм тантана итте. Ачылыш тантанасында килгән кунаклар тарафыннан җылы фикерләр әйтелде, командаларга уңышлар теләнде. Бәйрәм флагы күтәрелде. Җыр-биюләр башкарылды. Чаңгы ярышында 9 команда көч сынашты. “Нәниләр чаңгы юлы”ның йомгаклау өлешендә командаларга урыннар бирелде һәм укучыларның шәхси уңышлары бәяләнеп, грамоталар тапшырылды. Беренче урынга Теләче урта мәктәбе командасы лаек дип табылды һәм күчмә Кубок белән бүләкләнде; икенче урынга – Олы Нырсы урта мәктәбе һәм өченче урынга – Алан урта мәктәбе командалары чыкты.Бу уеннар районкүләм традициянең күркәм башлангычы булып тора. Алдагы елларда да безнең Теләче районында “Нәниләр чаңгы юлы” киңрәк колач алсын һәм аның ялкыны сүнмәсен.
Рамилә Сафина, Олы Нырсы урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев