Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Нәтиҗәле хезмәтләре өчен - Мактау грамоталары

Бүген, ягъни 27 декабрь көнне, муниципаль район Советының утырышлар залында крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында киңәшмә булып үтте.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган һәм кереш сүз белән чыгыш ясаган киңәшмәдә әлеге теманы яктыртып район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов, район фермерлар берлеге җитәкчесе Әнисә Евдокимова һәм район җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Роман Трофимов чыгыш ясады.

Азактан быел нәтиҗәле эшләгән крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләренә -  Әхтәм Кәримуллин (Олы Мәтәскә) белән  Юрий Алексеевка (Үзәк) Теләче муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. 

Киңәшмә турында тулырак “Теләче” газетасының алдагы саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев