Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Нечкәбил-2022» гаиләләр фестивалендә райондашларыбыз

17 сентябрь көнне иртәнге алтыларда Теләче районыннан ике автобуста бер делегация кузгалды. Баксан, республикабыз башкаласы, «Нечкәбил-2022» гаиләләр фестивале зональ турларның җиңүчеләрен җыя икән - республиканың иң күркәм, урнәк булган 28 гаиләсе үзләренең чыгышларын әзерләгән. Әлеге чарада безнең районнан ике гаилә - Субаш авылыннан Петр һәм Зоя Павловлар, Теләчедән Фәиз һәм Рада Әхмәтгаязовлар гаиләсе катнашты.

Конкурсантларыбыз, район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе-Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре  Әнисә Туктамышева  җитәкчелегендә бик матур чыгыш әзерләделәр һәм  Казан шәһәрен шау-гөр китереп, төрле номинацияләрдә җиңү яулап кайттылар: Әхмәтгаязовлар " Ступени успеха" номинациясендэ лауреат исеме, "Жизнь замечательной семьи" дип исемләнгән инша язу бәйгесендә Рада Әхмэтгаязова -1 урын, Зоя Павлова - 3 урын, Павловлар гаиләсе "Народные традиции" номинациясендә лауреат исеме яулады,   шулай ук "Спасибо, мама" бәйгесендә Зоя Павлова беренчелекне беркемгә дә бирмәде, ә анын әзерләп килгән каклаган казы тел йотарлык иде, шуна күрә "Кулинарный конкурс" та 3 урын хичшиксез Зоя Ивановныкы булды. Зоя апа белән Петр дәдәй Казанның иң яхшы ресторанына "Романтик кич" уздырырга чакырылды.  Гаиләләр, бу конкурста алар белэн катнашкан  районыбыз  үзешчәннәренә: Субаш авылы артистлары, Гөлнур Гимранова, Рафис Мингазов, Флүзә Гәләвиева, Сәрия Гарипова, Равил  Насибуллин,   Илсур Низамов, Әклимә Мәгъдиева, җитәкчеләре Әнисә Туктамышевага чиксез рәхмәтләрен белдерә!

Бәйрәмдә  җиңүчеләребезне Теләче районы башкарма комитеты  урынбасары Динар Гиниятуллин  узе һәм районыбыз житәкчесе Нәҗип Хажипов исеменнән котлап, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. 

Райондашларыбызны бу җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!

Рада Әхмәтгаязова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев