Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ниятләгән эш - беткән эш

15 февраль көнне җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте идарәсендә әлеге хуҗалыкка нәселле терлекләр үстерүче хуҗалык статусы алу буенча киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметднов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгының Терлекчелектәге нәсел эше буенча баш дәүләт идарәсе белгече Ирек Әхмәтов, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте җитәкчесе Алмаз Фәсхетднинов һәм ширкәтнең зооветеринария белгечләре катнашты. Район җитәкчелегенең әлеге нисбәттән аланлыларның уңышлы эшләп китәчәкләренә ышанычы зур.

  • Иң мөһиме - тәвәккәллек һәм учет эшен тәртипләп алып бару. Нәселле терлек үстереп сату - икътисадый яктан бик файдалы гамәл”, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов. - Алай гына да түгел, дәүләт моның өчен субсидия формасында акча да бирә әле.

Ирек Васил улы белдергәнчә, мул сөт, ит җитештереп һәм нәселле терлек үстереп акча эшләү җаен тапкан, терлекчелек тармагында абсолют лидерлык итүче Әтнә, Балтач, Саба һәм Кукмара районнарында әлегедәй статуска ия хуҗалыклар шактый. Баксаң, орлыгы Бохарада түгел икән. Үрнәге якында гына, ут-күршеләребездә ләбаса.

 Әлегедәй отышлы эшкә бер аланлылар гына түгел, җаваплылыклары чикләнгән “Агролак”, “Игенче”, “Чулпан” һәм Август-Теләче” ширкәтләре дә тотына ала. Иң мөһиме - эшне озакка сузмау кирәк. Ниятләгән эш - беткән эш диелә халкыбыз әйтемендә. Бу кадәресен безгә 15 февраль көнне “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгында булып узган семинар-киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов ирештергән иде.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев